Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 15

СКАЧАТЬ Финаткаемны инде кемнәр карап үстерер?!

      – Аның миннән артыгы юк, – диде Салиха. – Анысына борчылмагыз, Финатның миннән артыгы юк! Инде кул арасына кереп бара. Өйгә дә берзаман ир кеше кирәк булыр.

      Малай Маһисараның үзеннән дә артырлык түгел иде. Әле тудырган әнисе исән икәнлеген белсә дә, вакытлар узгач, ул аны Иске Бүкәннән үзләренә алып кайтты. Өстен-башын да карады, мәктәбенә дә йөртте, укырга да җибәрде.

      Финат үзенең болай да ике әниле икәнлеген белә иде, Маһи апасына «нәнә» дип эндәшә алмады. Финатны «нәнә» димәсә дә ярытты, бик яратты Маһисара. Эшкә карусыз иде ул. Укуы да яхшы гына барды, иллә дә мәгәр һаман да Урта Азия якларына китеп югалган үз әнкәсен сагынды. Мәктәпне бетереп, укытучылыкка укып, кулына дипломын да алгач түзмәде, җыенып, Харәземгә китеп барды. Анда-санда килгән хатларында гел шул якны мактады, гел эзләп тапкан әнисе турында язды…

      Хөршидә шул оныгын бигрәкләр дә сагына иде. Атасы рухына дога кылганда, аның исәнлегенә сүз әйтми калмады. Инде менә Шәмигуллалар турысында ял итеп утырганда, почтальон кыз кулына кәнвирт тә тоттырып киткәч, шунда ук «Финат бәбкәемнән» дип тәгаенләде. Хөршидә урыс язуын укый белми иде, хатын шикәрләре яткан кесәсе төбенә бөгәрләп тыкты да үз турларына таба кузгалмакчы булды. Инде Маһисарасы да кайткандыр. Ашап та алырга кирәк, дип уйлады.

      Гомер иткән йортларың күп булса да авыр икән, кайсын да калдырып китүе авыр… Сары Сәликәе белән алар менә шушы йортта никадәр бала үстерделәр, барысына белем бирделәр, кеше иттеләр. Исәннәренең үз тормышы, үз хуҗалыгы, үз борчуы дигәндәй. Әнкәләрен әллә уйлый алар, әллә юк. Уйласалар да, уйлап нишләсеннәр – һәрберсе торган җирләрендә хөкүмәт эшендә. Үзләре әйтмешли, иртән чыгып китәләр, кич кайтып керәләр. Ашап-эчеп, йоклап алганчы, икенче таң да ата, тагын эшкә җыенып китәсе дигәндәй.

      Утыргычтан торганда, Хөршидә тагын бер мәртәбә тауларга күтәрелеп карады. Таулар һаман да биек, һаман да ерак иде. Яшьлеге, җанына кадерле кешеләре шул таулардан да ераграк.

      Таулар яннарына якынрак килгән саен ерагая, имеш. Шулайдыр, капка төбеннән калкулык сымаграк күренгән таулар, чыннан да, болынга таба атлаган саен биегәя бара бит. Әллә кайдагы кар башлы тауларның очына менүчеләр дә бар диләр. Аннан инде Габәшир дә, Кизләү дә күренми торгандыр. Бәлки, аннан Кәримәләр, Нурҗиһаннар, Финатлар яшәгән таулар манзарасы ачыладыр? Их, ул калын мамыклы, йә булмаса, сылу һәм биек торыклы кыр кәҗәләре йөгереп йөргән кар башлы тауларга түгел, су аркылы гына сине көтеп утырган, киребеткән сарыгыңа, балаларыңны сөт белән сыйласын өчен, йорт кәҗәңә чәчәкле үләннәрен ашаткан якындагы тауларга менеп, бер генә тапкыр булса да дөньяга өстән баксаң икән ул!

      Хөршидә кайтыр якка борылган иде, кулыннан таягы төшеп китте. Көч-хәл белән иелеп алды, әмма тотар җаен тапмады. Әле яңа гына тап-таман итеп капка төбендәге каен ботагыннан кисеп ясалган таяк инде аның өчен биегәеп, уңайсызланып калган. Хөршидә аны башка вакыттагыча аркылы җиреннән СКАЧАТЬ