Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 16

СКАЧАТЬ узды дип… Утырдым инде, тауларга карап! Барыгызны уйлап!

      – Алай икән…

      – Карале, кызым, укып бак әле, почтальон кыз кулыма хат тоттырып китте. Финаттан-мазар булмагае, пичәте иллә дә мәгәр шул якларныкына охшаган.

      Маһисара көлемсерәде. Урыс язуын танымаган нәнәсе пичәтне танымый да танымый инде анысы, әмма хатны гел шул яктан көтүе хак.

      Конверт Харәземнән иде. Адрес сырлаган кулъязу таныш та, таныш та түгел шикелле. Дерелдәп язылган хат икәнлеге тышыннан ук күренеп тора, дип уйлады Маһисара, юньлегә генә булсачы.

      Конвертны ачты, бөкләп салынган хатны җәеп җибәрде.

      – Тыңла, нәнә, укыйм.

      Хөршидә хат тыңларга бик тә ярата. Үзе укый алмагач, гарәп язуында хатлар да килүдән туктагач, дөнья хәлен ишетәсе, хатлардагы сүзләрне бөртекләп истә калдырасы килә аның.

      – Тыңла, нәнә, укыйм, йокыга китәр сыман утырасың, – диде Маһисара, аның эсселек хәлсезлегеннән йомылып-йомылып алган керфекләренә карап.

      «Гыйззәтле вә хөрмәтле әбием Хөршидә, апам Маһи, – дип башланган иде әлеге хат. – Ни эшләр бетереп ятасыз? Акчаларыгыз җитәме? Авырмыйсызмы? Җәйләр эссеме, суыкмы? Шәми абыйларның казлары бәбкә чыгардымы? Азмы, күпме? Сыерлары бозауларга тора иде, бозаулагандыр инде. Үз тормышыбыздан да берничә кәлимә сүз әйтеп үтим.

      Безнең хәлләр шәптән түгел. Авыр булса да язам. Мин моннан кире туган якларга кайтып төшмәгәем. Улыбыз Фоат без дәрестә вакытта, мәктәп ишегалдында уйнаганда, әрдәнә кырына килеп утырган да, шул ишелеп төшеп, утыннан басылып үлгән…

      Икебез дә безне Фоатсыз калдырган мәктәпне ташладык. Хатыным, шунда яшәп тә, балабызны карашмаган нәнәгә дә үпкәле. Китик без моннан, бер көн дә тормыйк, лутчы үз авылыбызга кайтыйк, ди. Нишләргә дә белгән юк…» – Маһисара шушы урында хатын укудан туктады. Аннан:

      – Калганын өйгә кергәч укып бетерербез, төп сүзне ишеттең инде, – диде.

      Шушындый авыр хәбәрдән соң ничек мондый тыныч сүз дип гаҗәпләнгән иде, ана кеше шунда гына кызының күзләреннән яшь тәгәрәгәнне күрде. Үз баласы кебек үстергән Маһисарасына Фоатның үлеме үз оныгын югалту белән бер иде.

      Хөршидә хатны зур бер сабырлык белән тыңлады. Ни дип әйтергә дә белмәде. Шушындый авыр бер вакытта теленә догадан артык бер нәрсә дә килмәде:

      – Аллаһүммәҗгалһү фәратән үә зухран лиүәлидәйһи үә шәфиган мүҗәбән. Аллаһүммә сәккыйл биһи мәүәзинәһүмә үә әгъзыйм биһи үҗүраһүмә үә әлхикъһү бисалихил мү’минин, вәҗгалһү фи кәфәләти Ибраһимә үә кыйһи бирәхмәтикә газәбәл җәхим, үә әбдилһү дәран хәйран мин дәриһи үә әһлән хәйран мин әһлиһи. Аллаһүммәгъфир ли ’әсләфинә үә әфратыйнә үә мән сәбәканә бил мән[2].

      – Урыны җәннәттә булсын, – дип куйды бу кадәр дә авыр вакытта шуннан башка сүз тапмаган Маһисара да.

      – Әйе, кызым, Аллаһ синең дә әҗереңне зурайтсын, күркәм юаныч бирсен һәм вафат булган кешебезне – минем оныгымны, синең үзеңнеке кебек үстергән бәгырь кисәгеңнең баласын ярлыкасын!

СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Әй Аллаһ аны җәннәткәәти-әниләреннән алдан узучы, аларга саклык-хәстәрче һәм шәфәгате кабул булган шәфәгатьче ит! Әй Аллаһ, аның сәбәпле әти-әниләренең мизаннарын авырайт, аның сәбәпле аларның әҗерләрен арттыр, аны изге мөэминнәр белән бергә кыл, аны Ибраһим хәстәрлегендә кыл, Үзеңнең рәхмәтең илә аны җәһәннәм газабыннан сакла, аңа үзеңнекеннән яхшырак йорт бир һәм аңа үзеңнекеннән яхшырак гаилә бир! Әй Аллаһ, безнең ата-бабаларыбызны, балаларыбызны һәм бездән алдарак иман китергән кемсәләрне гафу ит!