Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 18

СКАЧАТЬ укытсам, «Үрләр» гә инженер итеп куйдырам дип, малаен авыл хуҗалыгы институтына биргән иде, анысы ярты ел дигәндә ташлап кайтты. Җыен рәис, начальник балалары укып йөри, гади кеше баласына калдырдым урынны, дигән була. Чыннан да, төркемнәрендә өстәмә урынга гына алынып, бер малай укып йөргән икән, Раиле урынына шуны гына алганнар да куйганнар, китмә дип ялынып тормаганнар булып чыкты.

      Институтта укымаса да, бик яхшы механик иде ул, әмма дә ләкин колхозга китеп эшләргә теләмәде, гаилә тирәсендә генә төпләнде. Кукмарада да таулар бар иде, ул шул тауларны яратарак төште. Әнә шуңа Кукмара тауларының иң биек җирендә өй өлгертте, кояшка йөз белән карап торган тәрәзәләреннән бөтен бистә уч төбендәгедәй генә күренә иде.

* * *

      Әлфия хатны укыды да, әйе, әллә нишләп китте. Маһисара апасын гына түгел, үзен, бәбкәчемләп сөйгән картәбисен, аның сөйләгәннәрен, шул хикәятләр аша бер тапкыр күрмәгән килеш тә үзенеке икәнлеге аңлашылган, кандаш һәм карендәш булып җанына узган туганнарын исенә төшерде. Әбисе белән капка төбендәге утыргычтан гына болын буйларын, якындагы Бөртамак калкулыкларын карап утырганнарын күз алдына китерде. Ул яшәгән авылда да шундый ук таулар бар, тик, аларга менсәң, кай якларга гына сузылып карасаң да, Кизләү, Габәшир юллары түгел, Нократ елгасы, аның ярлары, үзәннәре дә күренми. Ул юллар, ул таулар нигә соң торган саен барысыннан да ерагая бара?! Әллә үзенә генә кайтып, моңарчы яшәп тә карамаган авылда төпләнергә инде?! Ире дә вафат. Габәширдә яшьлегендә аралашкан никадәр егет өйләнмәгән, имеш… Кем белә, бәлки, алар да тауга карап хыялланалардыр, үзләрен атлатып йөргән, тамакларына аш биргән җиргә карап, шөкер итәләрдер?.. Бер уйласаң, берсе дә – елга-болыннары да, кешеләре дә – әллә ни ерак та түгел шикелле. Таулар гына менә… якынайган саен, ерагая, якынайган саен, биегәя…

      2013

      Көтәрсең бит?!

      Питрәч районы халкыннан, авыл исемнәре аталса да, геройларның прототипларын эзләмәвен, тормыш аналогияләреннән чыгып, повестема чып-чын тарих дип карамауларын үтенәм.

Автордан

      Әллә нинди шомлы төн булды бу. Зөлфирә бер торды, бер ятты. Ятса, юньләп йокыга китә алмады, торса, башы тәмам айнып бетмичә, исәрләнгән кебек, йокы бүлмәсе белән аш-суныкы арасында арлы-бирле йөренде. Соңгы тапкыр торганында ишек өстендәге сәгатькә караган иде, әле һаман өч икән. Әйтәм җирле, өйдә бик караңгы, дип уйлады. Кайда гына соң Лотфулласы?..

      Нишләргә белмәгәннәнме, йокысызлыгына сәбәп итепме, баш даруы алып эчте – җан тынгысызлыгы үтмәде. Аптырагач, бер эш булсын әле дигәндәй, тамагына валчык узарлык түгел бер вакытта, олы чәйнеккә тум-тутырык су салып, газ плитәсенә кайнарга утыртты. Утыртты да онытты.

      Зөлфирә плитәгә тамган суның чыжылдавыннан гына айныды. Терәкле урындык аркасына ятып, тагын оеган икән. Ашыгып-кабаланып, газны сүндерде дә, үзе яратканча, сөтләп чәй ясады. Башка бер чакта ирененә дә тидермәгән әче лимун кәнфитен, тәм китермәсме дигән булып, ябышкан кәгазеннән тырыша-тырыша СКАЧАТЬ