Тургай. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 5

СКАЧАТЬ чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде.

      – Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп җибәрде, – дип, әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге җәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. – Куян әйтте, минем ипине ашаса терелер, диде.

      Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп җитте, икесе дә шаккатып тел шартлатты.

      – Әнә ул тәмле орлыкларны куян кызы сиңа дип сипкән.

      – Кызы да бармыни?

      – Бар.

      – Ни төсле?

      – Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар.

      – Матур икән. И, аякларын җылытыр идем мин аларның!

      – Аларның оясы бар. Җәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп җыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак, ди. Яле, кабып кара, улым.

      Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Җиләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре җиләк җыйганда алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып җибәргәннән соң, Тургай кинәт сорап куйды:

      – Ә куяннар үзләре иписез нишли соң?

      – Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине җәй көне кунакка чакырды, минем ярты бүрегемне тутырып сәламнәр җибәрде.

      – Кайда соң ул сәламнәр?

      Тургайның бу соравыннан әтисе каушап китте.

      – Ни… беләсеңме, улым… Алар урманда калды бит.

      – Нишләп?

      – Ни бит, улым… Куян кызы белән теге ялгыз чыршы төбендә басып торганда, бер тиен өстәге ботакны селкетеп, безнең өскә кар ишелде, шунда бүрегем башымнан төшеп китте. Сәламнәр дә, бүрек эченнән чәчелеп, кар белән буталды.

      Әтисенең моңа кадәрге һәр сүзен елмаеп тыңлаган Тургайның йөзе кинәт бозылды.

      – Һи-и, – дип куйды ул үпкәләгән тавыш белән.

      – Син күңелеңне төшермә әле, улым, – дип, әтисе йомшак кына итеп Тургайның иңбашыннан какты. – Тиен үзенең гаебен сизеп, сиңа уйнарга чыршы күркәләре җибәрде.

      Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып җибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә әчкелт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, «Ә-ә-әх, исе дә исе!» диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә җибәрде. Аның янында утырган Шаян, «әптечи!» дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре җиңел. Тургай СКАЧАТЬ