Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 53

СКАЧАТЬ хан гырылдап йокыга киткән кенәз Василийга күз төшереп алды. Кул-аякларын җәеп җибәргән, әйтерсең лә ярга чыгарып ташланган бака. Бу кешене ул дус та, дошман да итә алмады. Әллә инде дин-мәсләге башка булганга, әллә өйрәтүен ошатмады, соңгы сөйләшүдән соң тәмам гайрәте чикте. Хәтта йоклап ятканда да Василий кенәз кулын билендәге хәнҗәрендә тота. Чалып ташлаганнармыни. Шулай дип уйлавы булды, башына яман бер уй килде. Шушындый ук хәнҗәр аның үзендә дә бар лабаса… Җитәр аңа, күп күләгә булып йөрде.

      «Йа Хода, йа Хода, – диде эчтән генә Җангали хан, уйларыннан курка калып. – Ни уйлыйм, ни кылырга исәп тотам. Кенәз Василий сине угланы урынына күрде. Әле дә яман эштән йолып алып калды. Алып калмаган булса, фетнә башында торса?.. Бу көнгә төшәр идеме ул?.. Юк, тагын бер юк. Әллә соң мыштым гына чыгып китсенме?..»

      Ясавыл керде, Җангали аңа сөйләшмәскә кушып бармагын авызына куйды. Ясавыл аны күрше якка чык дип ишарә ясады һәм артыннан ишекне япты.

      – Эшләр харап, Җангали хан. Сафа Гәрәй хан кенәз Морозны һәм Казандагы барлык урысларны җәзаларга дип әмер биргән. Урыс гаскәриләренең берсе дә кача алмаган. Булат бәк Ширин белән бикәсе Хөршидәне дә кулга алганнар. Имеш, аларга хөкемне аксакаллар чыгарачак. Мәхшәр, мәхшәр анда, Җангали хан. Сафа Гәрәй ханның марҗа хатыны вафат икән, хәзер Сөембикә ханбикәне димлиләр дип ишеттем.

      – Ханбикә үзе кая соң, үзе ни ди икән?

      – Тәгаен белмим. Ирем табылмыйча беркая да йөрмим дип әйтеп әйткән, диләр. Тик Сафа Гәрәй хан белән очрашырга ризалык биргән, диләр.

      – Миңа кыен, кыен, – диде Җангали хан, сыгылып төшеп, һәм, ике тезен кочаклап, диварга сөялде. – Минем моңа ризалыгым юк, юк! Сөембикә Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга тиеш түгел иде. Ә ул чыгар, чыгар, ясавыл, чыгар…

      – Мин кенәзне уятам, капка янында ниндидер кешеләр йөри, – диде ясавыл.

      Җангали хан торып басты, ишеккә таба юнәлде.

      – Мин чыгам, ул кешеләрне үз күзем белән күрәсем килә.

      – Йөрмә, хан, ялварыплар үтенәм, чыкма. Сине танулары бар. Үзеңне дә, безне дә харап итмә. Аннары барыбызны да Булат бәк Ширин белән Хөршидә бикә янына илтеп ябулары бар.

      Җангали хан туктады, ясавылны күздән-баштан кичерде.

      – Синең хатынны тартып алдымы кенәз Василий?.. Синекен, димәк. Мактанды ул миңа. Ә син гел татарга охшагансың икән бит. Мин синең хәлеңә керәм, ясавыл. Бәлкем әле, ярдәм дә итә алырмын. Тик башта син минем бер йомышым үтә. Сарайга үтеп кер дә ханбикә мөгаллиме Александр Глазатыйны тап. Тап та бире алып кил. Буш итмәм. Кенәз түләгәнне икеләтә түләрмен. Мә, – диде Җангали хан һәм ясавыл учына янчык ташлады. – Үз гомереңә җитәрлек алтын.

      Ясавыл икеләнә калды, ахыр озын мыекларын бөтереп алды һәм әкрен генә янчыкны кесәсенә койды.

      – Мыекларың татарчалап кис.

      – Борчылма, хан. Мин аны җир астыннан булса да синең каршыңа алып килермен. – Шулай диде дә ясавыл китә башлады.

      – Тукта, – дип, СКАЧАТЬ