Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 51

СКАЧАТЬ ут белән су алар. Аларны кушып та булмый, бер-берсеннән башка яши да алмыйлар. Ә адәм баласына уты да, суы да кирәк. Шуның өчен синең үз язмышың, кенәз Василий, минем үз язмышым. Язмыш дигәнне Аллаһы Тәгалә кеше туганчы ук ябыштырып куя. Әйе, син беркайчан да хан була алмассың, күктән таш яуса да, мин дә кенәз була алмам. Чөнки минем иманым башка, телем, динем, гореф-гадәтем, йола-кагыйдәләрем, ниһаять. Шулай да син явыз кеше, кенәз Василий, Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган, каһәрләнгән кеше.

      Кенәз Василий ишеккә күз төшереп алды, мендәрен Җангали ханга тарта төшеп, якын ук килде.

      – Ни өчен мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган һәм каһәрләнгән кеше инде, Җангали хан?

      – Чөнки син, кенәз Василий, потка табынасың. Потларга борынгы ахмак мәҗүсиләр генә табынган.

      – Изге Мәрьям анамы, Христосмы пот?

      – Мәрьям ана да, изге Гайсә пәйгамбәр дә адәм балалары булганнар, тик кылган гамәлләре белән һәммәсенә дә үрнәк күрсәткәннәр, гыйбрәтләргә игътибарларын юнәлткәннәр. Гыйбрәт хикмәтле чара ул, кенәз. Пәйгамбәрдән үрнәк ал, күршеңнән гыйбрәт ал, дигәннәр борынгылар. Сез, христианнар, әле булса потка табынасыз. Сурәт – пот ул. Димәк, сез— ярым мәҗүси халык.

      – Изге рух, изге ата, изге углан… Ю-ук, ялгышма, хан, ялгышма. Һәр диннең үз иманы бар. Хәер, безнең пәйгамбәрләребез бер үк ич.

      – Ләкин иманнарыбыз башкадыр, кыйблабыз, кылган гамәлләребез, кенәз.

      – Төнлә белән Мәскәүгә таба кузгалырбыз, хан, – диде кенәз Василий Җангали ханны тыңламаган да кебек. – Монда ятып булмас.

      Җангали хан кенәзнең озын тырнагы белән азау тешен казый башлавын күрде дә йөзен чытты.

      – Сабыр итү хәерлерәк булмасмы, кенәз?

      – Йә, әңгәмәң дәвам ит, Җангали хан. Синең бу тамаша галим вә укымышлы кеше икәнеңне белгән булсам, киңәш-сабакларым биреп тормаган булыр идем. Сиңа Колшәриф урынына шәех буласың калган, Җангали хан. Хагын-нахагын аерып, хаким вә хөкемдар булып утырыр идең. Гадел итеп.

      – Шәех булмасам да, хилаф сүзләрдән һәрчак сак булдым мин, кенәз Василий. Сиңа, кенәз, Искәндәрдән сабак алырга булган. Аңарда акыл сиңа да, миңа да җитәрлек иде.

      – Акыл куәсе камил булса да, тумышыннан хаким түгел ул, ә мөгаллим, Җангали хан. Ә мөгаллим кешегә тәхет тә, түрәлек тә язмаган.

      Ашарга керттеләр, хезмәтче хатын җиз комган белән җиз таз китерде, юындылар, ашарга утырдылар. Дәшми-тынмый гына ашадылар, эчемлек тә куелган иде, кенәз Василий кат-кат салып эчте, Җангали кагылмады да.

      – Син мөселман кеше, эчмәвеңә гаҗәпләнмим, – диде кенәз Василий, янә сәкегә сузылып яткач.

      Аяк очларына гына басып, кунак ягына Сираҗи керде.

      – Иминлекме, тамак ялгап алдыгызмы? Әссәламегаләйкем, олуг хан Җангали, – диде Сираҗи, бил бөгә-бөгә, гүя өйдә кенәз Василий юк иде. – Казан кайный, олуг хан. Сафа Гәрәй хан кайта, ди. Нугай капкасыннан керәчәк, имеш. Урам тулы халык. Бүген кич якта диван-мәҗлес буласы, ди.

      Җангали СКАЧАТЬ