Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 36

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Үзеннән сорагыз, кала икән – мин риза. Тик ул минем колым түгел, мөгаллимем, хатыннар.

      – Кал, кал, мөгаллим, кал, үкенмәссең, – диештеләр хатыннар, әллә шаяртып, әллә уенын-чынын бергә кушып.

      – Безгә китәргә вакыт, ханбикә, – диде Искәндәр, җитдиләнеп, – ханның кузгалуы бар.

      – Калмыйсың, димәк. Үкенепләр куярсың әле, егетем, – диде өлкәнрәк бер хатын. – Пешкән чия бит ул безнең Елизавета. Тормышы мул, кибет тота.

      Искәндәр ат тотучыга кагылып алды, җавап бирмәде, бу аның кузгалыйк диюе иде. Ханбикә хатыннар белән саубуллашты, чанага утырды.

      – Ә сине, Искәндәр, хатыннар ярата икән бит, – диде ханбикә, атлар кузгалып, җилле генә алдырып китүгә. – Елизавета дигәне алып кала язды үзеңне.

      Искәндәр бары тик тамак кына кырды, ары бер сүз дә әйтмәде һәм аның ханбикәгә әйтер сүзе дә юк иде.

9

      Барысы да чыгып киткәч, Сөембикә башын артка ташлап уйга калды. Осталар түшәмнәрне китап итеп тезгәннәр иде, куллары алтын да соң бу казанлыларның. Тик менә үзләренә тиң хан гына табалмыйлар. Ханбикә булу теләген аңарда Хөршидә бикә кузгатты. Бикә аның иң авырткан чуанына басты. Бу хакта ул үзе дә уйланып йөри иде, ләкин кая ул кемгә булса да сиздерү йә әйтү, Аллам сакласын. Аннары Җангали дә җайга ятып килә иде инде. Ятты да гел ханбикәсе кушканны эшли башлады, бахыр. Әмма Сөембикәнең аңа барыбер күңеле ятмады. Хөршидә бикә белән сөйләшкәннән соң, Сөембикә уйга калды. Ул куштан бикәне яратып бетерми иде. Былтыр кыш көне көтмәгәндә кунакка чакыргач, аптырый калган иде, әмма бармыйм дип тә әйтмәде. Алай да алдан йомышчысын җибәрде, бикәне күрәсе, һичшиксез барасы турында җиткертте.

      Кышкы салкын көн иде. Март ае. Өй түбәләреннән тамчылар тама. Ни салкын булса да, яз якынаюы сизелә, чана артыннан ялтырап уктабан кала. Якты кояштан кар җемелди, күз чагыла. Атлар өстендә җиңелчә бәс. Ат тотучы агай дилбегәсен сабыр гына тарткалап куя. Сакчылары берара калып киләләр. Сөембикә, хатирә-истәлекләргә бирелеп, туган ягын исенә төшерде. Шушындый кышкы салкын көннәрдә әтисе аны дала аша күрше морзаларга алып барыр иде. Барган җайдан кинәт атларны туктатыр иде дә: «Даламны тансыкладым, тизрәк җәй килсен иде», – дип әйтер иде. Юл өстендәге кардәшләр вә ага-энеләренә тукталыр, кунак булыр һәм, әйләнеп кайтканда, атасы атларны үзе тотар, кызу кайтыр, атлар өстеннән бу күтәрелер, ахыр барган шәпкә кычкырып җырлап җибәрер иде. Еш кына атасы Сөембикәне якын туганнарында утырмада калдырды, әмма атна үтүгә килеп җитәр һәм: «Сагындым үзеңне, кызым», – дип, чанасына күтәреп утыртыр иде. Атасы утырмага башка кызларын да йөртте, әмма Сөембикә кызын үзе илтер, үзе барып алыр иде. Кышкы чана юлын Сөембикә үзе дә яратты. Монда килгәч тә, ул еш кына күрше-күлән авылларга чыкты, халык белән аралашты, моң-зарларын тыңлады һәм күндәмләнеп киткән Җангали аша аларга бик күп игелекләр эшләде. Әнә шулай ул халык теленә керде, игелекле ханбикә кушаматын алды. Шул ук вакытта ул еш кына уйга калыр иде. Ни өчен халык зарлана? Кемнән? Җангали ханнанмы, әллә булмаса ясак җыючы тарханнарданмы? СКАЧАТЬ