Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
– Ничә яшендә пәйгамбәрлек килде?
– Кырык яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгаләдән хәзрәте Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәрлек килде.
– Пәйгамбәр булгач, Мәккәдә ни эшләде?
– Унөч ел бик тырышып, халыкны иман китерергә өндәде.
– Аннан соң кайда барды?
– Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән Мәккәдән Мәдинәгәһиҗрәт кылды, ягъни күчеп килде.
– Ничә яшендә вафат булды?
– Мәдинәгә баргач, унынчы елда, алтмыш өч яшендә.
– Пәйгамбәр булгач, дөньяда ничә ел торды?
– Егерме өч ел тереклек итте.
– Егерме өч ел эчендә Аллаһы Тәгалә аңа нәрсә иңдерде? Хәзрәте Җәбраил галәйһиссәлам аркылы изге китабыбыз Коръәнне иңдерде.
– Инде иман китерүеңне расла, мөгаллим Искәндәр.
– Амәнтү бил-лаһи вә мәләикәтиһивә көтөбиһи вә рәсүлиһи вәлйәүмил-ахири вәлкадәри хәйриһи вә шәрриһи минәллаһи Тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти.
Колшәриф һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, карашын ханда туктатты, килешеп ияк какты.
– Воевода Василий сине ни дә булса кылырга ирексезләдеме, мөгаллим Искәндәр? – дип сорады Җангали хан.
– Мин ул кешедән куркам, ханиям. – Әйткән сүзе әйләнә-тирәдәгеләргә ничегрәк тәэсир итте икән дип, Искәндәр башын күтәреп һәммәсенә күз йөртеп чыкты. – Ул мине үз янына дәшә, сораштыра.
– Ары таба чакырмас та, сораштырмас та, – диде Ходайкол углан.
Искәндәр сер бирмәскә тырышты, гәрчә чәч төпләренә кадәр тир бәреп чыкса да. «Димәк, фетнә буласы», – дип уйлады ул һәм ни сәбәпледер күкрәгенә хәнҗәр кадалган воеводаны күз алдына китерде.
– Искәндәр – минем мөгаллимем, мин аңа ышанам, ул хансарайда калыр, – диде Сөембикә ханбикә. Ул моны шундый катгый итеп әйтте ки, барчасы да аның белән килешеп ияк какканнарын сизми дә калдылар.
– Хуш, хуш, ханбикә, син дигәнчә булсын, – диде Җангали хан.
– Керешергә вакыт, ханиям, – диде ханбикә, тәүге җитдилегендә кала биреп. – Җангали хан хансарай азатлары белән Ташаяк базар төбәгенә юнәлә. Ходайкол углан Хан капкасын саклый. Калган капкаларга Ходайкол углан үз меңбашларын билгели. Вәзир Коләхмәт хансарайда кала! – дип боерды ханбикә Сөембикә.
Шаккатмалы, хәйран калмалы хәл иде, Искәндәр үз колакларына үзе ышанмады, улмы, ханбикә Сөембикә шулай әмер бирәме? Ә бит тәхеттә Җангали хан утыра!
– Мин биредә нишләргә тиеш соң, ханбикә? – дип сорады каушый калган вәзир Коләхмәт.
– Барчасына да минем әмерләрем җиткереп торырсың, вәзир.
– Йа Рабби, баш өсте! – дип, ханбикәгә бил бөкте вәзир Коләхмәт.
Җангали хан тураебрак утырды, ләкин ханбикә Сөембикә янында олуг хан тәмам кечерәеп калган кебек иде. Мәгәр хан ханбикәсен бүлдермәде, бары тик борсаланып кына алды.
– Хәзер миңа казнабаш Идрисҗанны чакырыгыз! – диде ханбикә һәм, СКАЧАТЬ