Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 35

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Син мине рәнҗетергә телисең, туганый. Ләкин мин сине гафу итәм, кичерәм. Акыллы ир хатын-кызга, җитмәсә, туганыена бу сүзне әйтү түгел, бу хакта уйларга да оялыр иде.

      Юныс морза бушап калган чүмечне тупсабашка бирде дә, Сөембикә янына килеп, аягына төште.

      – Кичер туганыеңны, сеңлем, кичер юләр беткәнне.

      – Йә-йә, тор. Ир бул. Беләсең килсә, син миңа кирәксең, туганый. Безгә бәхәсләшергә түгел бүген, берләшергә кирәк.

      – Җәмилә Мөхәммәдъярга утырмага киттеме?

      – Әйе.

      – Эт авызыннан сөяк алып буламы? Мин аны теге вакытта ук күргән идем, күрде дә ул шагыйрь Җәмиләне, күзләре елтырый башлады. Миңа кияүгә чыкса, мин аны бал-майда гына йөздерер идем.

      – Бал-майда син булган хатыннарыңны йөздер, туганый. Ә Җәмиләгә синең балың да, маең да кирәкми, ул башка камырдан ясалган. Рухи азык аңа күп тапкыр кадерлерәк. Гөнаһсыз җан ул.

      – Хатын-кыз барысы да гөнаһсыз, бер ир-атлар гына гөнаһ тубалы. Ярый, килештек, утырмадан бер кайтыр әле, күрешербез, сөйләшербез.

      – Сөйләшерсез, – диде Сөембикә битараф бер төстә.

      – Ярый, мин киттем. – Чыгып барганда, Юныс морза Искәндәр янына туктады, бертын дәшми генә тегеңә карап торды. – Сары чучка, шымчылыгын яшерә бит әле.

      – Әстәгъфирулла, туганый, нинди бәла тагасың тагын син аңа?!

      – Чөнки мөгаллим түгел ул, шымчы. Ярый, бигайбә, яши бирсен. Кайчан да булса сиңа да ачылыр әле моның чын йөзе.

      Юныс морза чыгып киткәч, Сөембикә бермәл тын утырды. Шуннан соң гына уфтанып куйгандай итте дә:

      – Син аңа игътибар итмә, Искәндәр. Явыз түгел ул, кыланган гына була.

      – Юк, мин аңа үпкәләмим, ханбикәм. Мин чынлап та шымчы. Ләкин мин сиңа беркайчан да хыянәт итмәячәкмен, муеныма бау салсалар да, алдыгызга төшеп ант итәм. Җир упсын, йөзем якты көн күрмәсен!

      – Тор, тор, Искәндәр, бу ни дигән кылану инде тагын?! Йа Хода, әле берсе, әле икенчесе. Мин сиңа ышанам, Искәндәр. Ишетәсеңме, ышанам. Инде, бар, чыгып тор, эчем сизә – хәзер Булат бәк килеп керәчәк. Алатларга китмәгән ул, биредә ята. Килешер ул минем белән, килешми хәле юк, ахыр чиктә без барыбыз да ирек телибез. Ул да татар, ул да иректән ваз кичмәс, бераз гына горурлыгы калган булса. Берәүнең дә әле үзе теләп башын элмәккә тыкканын күргәнем булмады. Әйе, ирекле көннән. Хак Тәгаләдер, Сафа Гәрәй хан аны кичермәс, чөнки аны Булат бәк кудырта. Ләкин тәхет әлегә минем кулда, мин хәл итәчәкмен ил сәясәтен, Сафа Гәрәй хан түгел. Мин, Искәндәр, мөселман белән мөселман сугышыннан куркам. Далада үскәндә, дөньяның иге-чиге юк кебек иде, монда килгәч инандым: тар икән дөнья. Берәүләргә җир җитми, берәүләргә— мәхәббәт.

      – Ханбикәм, Сафа Гәрәй хан чынлап та киләчәкме Казанга?

      – Юлда инде ул, Искәндәр, юлда.

      – Сез аңардан курыкмыйсызмы?

      – Мин – ханбикә, Искәндәр. Аннары Сафа Гәрәй хан гаскәрне атамнан ала, димәк, аңа атам да фатиха биргән.

      – Бары тик бер сорау сезгә, ханбикәм. Сез Җангали ханның китүен алдан белдегезме?

      – Юк, Искәндәр, СКАЧАТЬ