Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
Сөембикә ул төндә таң алдыннан гына йокыга киткән иде. Хәзер әнә хыялы тормышка аша башлаган кебек. Хак анысы, атасы килә алмаган, аның урынына Сафа Гәрәй хан кайта. Нәкъ менә кайта, чөнки ошбу хан Казан тәхетендә утырып киткән кеше. Ни өчен атасы Казанга Сафа Гәрәй ханны җибәрә?! Әйе, инде бер тапкыр Казаннан куылган, бер тапкыр Казан мәмләкәтендә бәхетен сынаган кешене… Аңлавы кыен иде атасын. Тик Сөембикә атасына барыбер ышанды – кызына яманлык кылмас, теләге изгедер, иншалла. Әй, очып кына кайтасы иде дә атасы янына, барысын да аңлатып, төшендереп бирәсе иде. Тик аралары ераграк шул, кул сузып кына җитмәле түгел. Иншалла, вакыт барысын да хәл итәр, Раббым, сиңа тапшырам.
Воевода Василийны шиккә калдырган хәбәр Җангали ханның Исмәгыйль морза сәүдәгәрләрен Казанга кертмәскә дигән фәрманы булды. Тамгачылар янына куелган шымчысы бу хәбәрне җиткергәч, воевода Василий Җангали ханны үз янына дәштергән иде, хан воевода каршына бармады. Бу хәбәрне җиткергән шымчысына воевода кылыч кынысын ташлады, яман итеп сүгенде. Ахыр: «Югал күз алдымнан!» – дип, аты-юлы белән орышты.
Шушы хәлдән соң ай үтәр-үтмәс, воевода Василийга бөек кенәгинә Глинскаядан хат килеп төште. Сәбәбе шунда гына ачыкланды. Исмәгыйль морза булган хәлдән соң туры Мәскәүгә юнәлгән һәм воевода белән казанлыларга зарланган икән. Хаклары булмаса да, аның сәүдәгәрләрен базаркалага кертмәгәннәр һәм моңа иң әүвәл воевода гаепле дип әләкләгән. Хәтта: «Кенәгинәм, рөхсәтегез бирегез, воевода Василий урынына Казан мәркәзенә үзем барып утырам», – дип әйтеп әйткән, имеш. Булган хәлме, юкмы, воевода Василийга караңгы иде, яктысы шул: кенәгинә Елена Глинская Казанда утырган воевода Василийга кисәтү ясаган һәм каланы күз карасы кебек сакларга урыс сәүдәгәрләрен һәм Исмәгыйль морза куштаннарын җәберләтмәскә кушкан. Иллә хат ахырында, күңеле йомшарыпмы, воеводасына: «Йосыф бәк угланы Юныс белән уртак тел тап», – дип язган иде. Аннары бөтенләй башка кара белән өстәгән: «Җангали ханны тиз арада кул-аягын богаулап Мәскәүгә озат. Без аның урынына абасы Шаһгали ханны җибәрергә ниятләдек».
Хатны укып чыкты да воевода Василий бик озак уйланып утырды. Димәк, кенәз Овчина-Оболенскийның яшь кенәгинәне кулына төшерүе хак. Ә Овчина аны яратып бетерми иде. Хак Тәгаләсе шулдыр: мәмләкәт белән олан кенәз Иван түгел, ә Ливониягә яу йөреп, халык күңелен, шул җайдан кенәгинә күңелен дә яулаган Овчина-Оболенский идарә итә. Яшь, чибәр кенәз, ул ук бөек кенәгинәне монастырьдан монастырьга да йөрткән иде, чөнки кенәгинә мәрхүм адашы Василийдан өч ел торып та балага узмады. Әлбәттә инде, яшь кенәз яшь кенәгинә янында бөтерелгән булса кирәктер. Бик ихтимал, балага узарга теләге гаять зур булган кенәгинә яшь кенәзгә ирек тә биргәндер— куенына алгандыр. Ә бит заманында бөек кенәз Василий III кенәгинәне озатырга адашы Василийны җибәрергә иткән иде, соңгы мәлдә Иван Овчинага тукталды, күрәсең. Елена белән монастырьдан монастырьларга йөреп, СКАЧАТЬ