Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 72

СКАЧАТЬ Киң түгел инеш, әмма тирән сулы, балыклар чупылдап чумып куя, ул да түгел, адашын югалткан кыр үрдәге бакылдап ала. Ошбу инеш Кол Гали өчен еш кына дәрьяга әверелә, ул әллә ниткән хыял диңгезенә кереп чума: әле басмага су анасы чыгып утыра, әле ниндидер койрыклы ярым адәм гәүдәле зат аңа кул суза, суга төшүен үтенә, үз янына дәшә. Ләкин шом юк, күңел әкияти бер рәхәттә дулкынлана, дымлы саф һава сискәндереп җибәрә, җил чыгып, тал ябалдашларын селкетеп, үзара серләштереп ала. «Мунчадан чыкканнардыр, миңа вакыт», – дип, Кол Гали урыннан куба, мунчага таба кузгала. Мәфтуха апасы, аның да мунча керәсен белеп, ак киемнәрен китергәндер. Хәйрулла агай яңа себерке куйгандыр. Һәм чынлап та шулай була. Ак кием инде алгы якта, сөлге дә киштәгә эленгән, ишек янына себерке куелган. Кол Гали чишенде, себеркене алды, мунчага керде. Түр яктагы шәм калтыранып, куркынып, лепелдәп алды һәм тураеп басты. Кол Гали агач табакка кайнар су алды, себеркене батырды һәм, ниндидер чиркану, өшеп киткәндәй калтырану тоеп, ләүкәгә менеп кунаклады.

      Мунчадан ул соң кайтты. Үз бүлмәсенә узды да, җылырак киемнәр киеп, яңадан һавага чыкты. Ай көмешкә коендырган сукмакка басты. Аяк астыннан гына кыштыр-кыштыр килеп керпе үтеп китте, агач башындагы ниндидер кош канатларын лепердәтеп кунган урынын алыштырды. Ул да түгел, сузып-тартып, байгыш кычкырды. Кире борылды Кол Гали, капкага таба китте. Урам яклап, тәләкәсен суга-суга, гел шул бер «һай-һай» сүзен кычкыра-кычкыра, каравылчы карт үтеп китте. Кол Гали болдырга менде, икенче катка күтәрелде. Зөлхидә белән Ләйлә торган бүлмә ягында тавыш-тын юк иде. «Ятканнар, серләшәләрдер», – дип уйлады Кол Гали һәм үзенең ятак бүлмәсенә узды. Әкрен генә чишенде, бисмилласын әйтеп урынына яткач, ана белән кызның кочаклашып йоклап ятуларын күз алдына китерде. Алар икесе дә якын иде аңа. Ләкин Зөлхидәгә булган мәхәббәтен ары таба яшерә алмастыр. Бәлкем әле, иртәгә үк әйтер һәм иртәгә үк, мулла чакыртып, никах та укытырлар. Моны аның җегәри хисе тели, рухы шуңа өнди, илаһы һәм җаны, ниһаять. Ул тәвәккәлләр, иртәгә барысын да аңлатыр. Хәзер инде ул язмышның булуына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынып кавышуларына тәгаен инанды. Әллә нинди сынау һәм фаҗига-кимсенүләр, рәнҗетелүләр аша үтеп, яңадан аларның бер-берсен табулары искитмәле хәл иде. Моны фәкать Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынган могҗиза белән генә аңлатып була иде… Зөлхидә, – чынлап та, аның язмышы, насыйбы, хәләле.

16

      Атасы Биккол ишектә пәйда булгач, ул илаһи дөньядан аерылмаганга тәмам инанды. Ләкин икенче караганда инде ул гамәли тереклеккә кайтты һәм, барып, Биккол атаның күкрәгенә капланды, күңеле нечкәрде, күзе дымланды. Биккол аның аркасыннан ләпәде:

      – Йә-йә, тынычлан. Күрәсең, мин исән-сау, Аллага шөкер, кайтып егылдым.

      – Йа Раббым, йа Хода, атам. Сине күрер көнем дә булыр икән. Мәфтуха апа, Зөлхидә, Ләйлә, – дип кычкырды ул. – Чыгыгыз әле бире, чыгыгыз тизрәк!

      Зөлхидә белән Ләйлә килеп керделәр. Ләйлә:

      – Бабакай, Биккол бабакай! – СКАЧАТЬ