Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 68

СКАЧАТЬ ни, кайдан? – дип сорады ул, бөтен рәвешен китереп, гәрчә Бикколның кем икәнен һәм каян кузгалганын тәгаен белсә дә.

      – Үргәнечтән, Хивадан! – дип кычкырды Биккол.

      – Уздырыгыз сәүдәгәрне! – дип боерды Асылгәрәй. – Төшерегез асма күперне, ачыгыз капкаларны.

      Асма күперне төшерделәр, капкаларны ачтылар һәм кәрван әкрен генә калага уза башлады. Биккол сәүдәгәр һәм Мәүлә имам туган калаларының туфрагына бастылар һәм чак кына тузанлы юлга капланмадылар, чөнки таныш биналарны, мәчет манараларын, кальга диварларын, хансарайны күрүгә, күңелләре тулышып киткән иде. Биккол Йөгерек йөзбаш ягына карап алды. Йөзбашның күзе аңарда иде.

      – Хан кәрвансараена. Кузгалдык! – дип кычкырды ул, Йөгерек йөзбаш ягына карап.

      Калага килеп керүгә, шатлыгы эченә сыймастай кебек булган иде, таныш шау-шуга, шәһәр ыгы-зыгысына кереп чумгач борчыла башлады. «Йөгерек йөзбаш бүген үк Карлыгачны урласа?.. Әллә ниләр булып бетүе бар», – дип уйлады ул, торган саен хафалана барып. Кәрвансарайга җитүгә, ул Мәүлә Хуҗага ат бирде һәм өенә кайтарып җибәрде, ә үзе, олау сарайга кереп урнашкач, катына Йөгерек йөзбашны чакыртып алды.

      Теге килеп керде, түргә узарга яхшысынмый ишекъяры калды.

      – Уз, утыр, йөзбаш. Сиңа бер киңәшем бар. Берәр атна ял итик. Минем монда үз йортым, шунда торырмын. Ә мин монда һәммәсенә дә ия. Товарны базарга чыгар, саттыр, килеш, сатулаш. Һәммәсенә дә син ия. Саткан товарларга да, җыелган акчага да. Шуннан бер утырып киңәшербез.

      – Яхшы, сәүдәгәр. Кирәгең чыкса, мин сине каян табармын соң?

      – Мине монда белмәгән кеше юк. Ләкин син мине эзләп йөрмәсәң иде. Мин сине үзем эзләп табармын.

      – Яхшы, сәүдәгәр. Килештек.

      – Менә булды да. Егет икәнсең. Мине югалтма, мин калада. Әйтәм бит, мин сине үзем табармын. Төп йомышың мин беләм, ышан миңа, барысы да әйбәт булыр.

      Йөзбаш еш-еш ияк какты.

      – Мин шунда торырмынмы?

      – Әйе, шунда. Син – кәрванбаш, син – ия. Хуш!

      – Хуш, сәүдәгәр.

      Биккол кәрвансарай капкасын узды һәм урамга чыкты. Ул туктады, тирән итеп сулыш алды һәм үзалдына: «Аллага шөкер, бер бәладән котылдым», – диде.

      Ул хәтта ат та алып тормады, тизрәк өенә ашыкты. Тизрәк Кол Галине, Ләйләне, Мәфтуханы күрәсе килде. Хәйран, нәкъ менә читтә ул ошбу хатынны ярата башлады, читтән торып. Исән-имин торган булса, ул аны йорт хуҗабикәсе итәр. Аннары Кол Гали ни эшләп ята икән? Кыйссасын язып бетердеме? Бетергән булса, ханга бүләк иттеме?.. Ни өчендер Бикколның Кол Гали язган диван-кыйссаны Илһам ханга бүләк иттерәсе килә иде. Язган булса, ул аны ханга бирдертер, бәлкем әле, бергәләп барырлар: Кол Гали, Ләйлә һәм ул…

* * *

      Көн сүрелеп бара иде инде. Ул, лапас астына кереп, киез җәйгән сәкегә ятты һәм баш астына кулын куеп уйга калды. Көтү кайта, сарык бәрәннәре бәэлди, сирәк-мирәк сыер мөгрәп куя. Биккол сәүдәгәр өе күрер күзгә зур булмаса да, ике катлы, күркәм һәм дә ямьле инеш буенда иде. Кичләрен, кояш баегач, СКАЧАТЬ