Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Синме бу, Кол Гали? – дип сорады.
– Мин, Зөлхидә, мин. Аллаһы Тәгалә безне тагын кавыштырды. Күпме, күпме хыялландым мин синең хакта, Зөлхидә, күпме йокысыз төннәрем уздырдым…
Зөлхидәнең күзләреннән яшь акты, яшь бөртекләрен җил чигәсенә тәгәрәтте, әмма ул күз яшен сөртмәде, сагыш, кайгы, хәсрәт яше түгел иде бу, шатлык, куаныч, сөенеч яше, мәхәббәт яше иде.
– Өнемдәме бу, Кол Гали, төшемдә түгелме? Мин Болгарда! Чынлап та, син утырып барасыңмы атта, башка бер-бер кеше түгелме?!
– Мин сине тагын шатландырам әле, бәгырь, тагын сөендерәм. Сиңа әйтмәгәннәрдер әле, белмисеңдер?..
– Мин куркам, Кол Гали, барысын да берьюлы әйтмә, йөрәгем ярылыр дип куркам. Зинаһар, әйтми тор, сабыр ит…
– Биккол атам, Мәүлә Хуҗа имам хәзрәтләре исәннәрме, алар да бит Сүбәдәй баһадир ыстанында, диделәр?
– Мин аларны күрмәдем, миңа аларны күрсәтмәделәр. Ләкин имам хәзрәтләрен бер тапкыр күргән идем, тирмә яныннан үтеп китте. Мине беркая да чыгармадылар, берәүгә дә күрсәтмәделәр, Кол Гали. Болгарлар һөҗүм иткәч тә, аларны Җаек аша кичереп куйганнар дип кенә сөйләнделәр монгол әсирләре. Мин аларга каһәр теләдем, Кол Гали.
– Каһәр теләдең?! Зөлхидә, бит алар – хан кешеләре, Сүбәдәй баһадир ыстанына Илһам хан тарафыннан җибәрелгән махсус кешеләр.
– Шымчылар?!
– Мин алай дип әйтмәс идем, Зөлхидә. Йә, ярый, соңыннан, соңыннан. Беләсең килсә, Ләйләне нойон кулыннан Биккол атам коткара, шактый алтын түләп.
– Бу хакмы, Кол Гали? Хакмы?! Кая соң ул бала, минем бәгырь парәм, кайларда, ялгыз каздай каңгылдап, әсир ителгән әнисен эзләп йөри?! Белсәң әйт, Кол Гали җаным. Ярыймы миңа шулай әйтергә, рәнҗемәссеңме?..
– Зөлхидә, Зөлхидә, шулай ук сизмәдеңмени, белмәдеңмени сиңа Үргәнечтә үк үлепләр гашыйк булуымны, әллә соң миннән яшьсенеп көлдең генәме?!
– Кол Гали, бәгърем, әйтмә алай, әйтә күрмә, мин ул вакытта чарасыз идем, хаксыз…
– Баһман баһадирны…
– Монголлар күз алдымда кылычтан уздырдылар. Хуштан язып егылдым.
– Баһадир, – димәк, шәһит, – диде Кол Гали, гәрчә бу хакта Ләйләдән ишеткән булса да. – Урыны оҗмахта булсын. ӘЛәйлә бездә, Зөлхидә, бездә! Болгарда!
– Хакмы шул, хакмы шул, Кол Гали, бәгырь каным?!
– Хак, Зөлхидә, хак…
– Әй өзгәләнгән иде дә сабыем аерылганда, әй өзгәләнгән иде…
Кол Гали атны ике катлы, зур түбәле йортның капка янына туктатты, алдан төшеп, Зөлхидәгә арбадан чыгарга ярдәм итте. Хезмәтче Хәйрулла йөгереп чыкты, капканы ачарга кереште.
– Хәйрулла абзый, Хәйрулла абзый. Атны бәйләп кенә куй, йортка кертеп торма, хәзер аны килеп алырлар.
– Хуш, Кол Гали углан, шулай итәрмен.
Капканы ачып, эчкәре уздылар. Болдырга, атылып, СКАЧАТЬ