Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 67

СКАЧАТЬ булса, Болгар тагын урысларга икмәк сатасы иде.

      – Үзем үк алып барган булыр идем әле, – дип өстәде Биккол, сүз ара сүз чыгуга кинәнеп. – Владимирны күреп кайткан булыр идем. Үзебезнең күмәчләрне, кабарып пешкән ипекәйләрне сагындым, Мәүлә Хуҗа, татлы чишмә суларын, тыныч йортым, Мәфтухам.

      – Син аңар өйләнергә иткән түгел идеңме соң?

      – Кузгалып куйган идем бер, аннары менә бу хәл килеп чыкты. Кисәк кенә китеп бардым.

      – Кайткач инде хәзер, боерган итсә.

      – Исән-сау торсалар, Ходай Тәгалә насыйп итсә, булмас димә. Шуңа кинәнеп, торам әле, ичмасам, Баһман баһадирның кызын, Кол Галием җибәрә алдым. Зөлхидәсен дә коткарган булсалар…

      – Ташбай углан җыеп алып китте инде, үзең шаһит.

      – Шаһитын шаһит, имамым, кайчан шиккә калам, Күнбай бәк бер дә уфтанмады. Әйтерсең лә хатынын алып китмәделәр. Тәгаен гамьсез йөри. Ә баһадирны күрдең әнә, ничәмә еллар үткән, Карлыгачым дип җан ата.

      – Берәүгә хатын-кыз – гөлчәчкә, икенче берәүгә – тигәнәк, Биккол. Җанына тигән булгандыр.

      – Зөлхидәме?! Сөйләмә тузга язмаганны олы башың белән! Андый хатын мең елга бер туа…

      Акрын гына караңгы төшә башлады, күк йөзендә берсе артыннан берсе йолдызлар кабынды. Биккол өчен алар барысы да таныш, үзгә. Ничәмә еллар киләп сарды ул, сәүдә юлларында йөри-йөри. Ничәмә тапкырлар күктәге йолдызларга карап яткандыр – хәтерләми. Әмма белә: монысы соңгысы, ары таба беркая да кузгала алмас. Йолдызлар, йолдызлар… Юлда шулай йоклаганда, аның төшенә һәрчак йолдызлар керер иде. Кайчак шул йолдызлар аның өстенә тәңкәләр булып коелдылар, кайчак яңгыр булып яудылар. Ул аларны кабаланып җыя башлар иде һәм җыя-җыя кычкырып җибәрер иде, үз тавышына үзе уянып китәр иде. Тамаша, үткән гомерне син аны…

      Һәр калада өе булса да, аңарга күбрәк Үргәнечтә яшәргә туры килде. Аннары бер тапкыр Болгарга кайтып озаграк торгач, әни карчыгы вафат булды. Җирләде дә өчесен, җидесен, кырыгын уздырды һәм, урам аша торган, ире орышта ятып калган Мәфтуха атлы хатынга йорт-җирен, булган хезмәтчеләрен калдырып, яңадан Үргәнечкә китте. Бәхетле иде Биккол ул елларда, янында Кол Гали булды. Кол Гали аны – ата, ул исә аны углан итеп күрде. Һәм ул шулай иде дә. Бит ул аны, бик бәләкәй чакта ук, Үргәнечкә алып килгән иде. Үргәнечтәге хатыны, мәрхүмә, угланны карап үстерде, үз баласыдай күрде. Аннары Биккол аны Пәһлеван Мәхмүткә сабакка бирде. Аннан соң Машәрип оста кулында булды. Хәрби һөнәрдән сабак алгач, фарсы мөгаллиме вә галиме Рәҗап Нәзари кулына тапшырды, ахыр килеп, гарәп суфие Нур Мөхәммәдтән сабак алды. Ул арада Кол Гали балигъ булды, үзе сабак бирә башлады. Шул елларда ул күрше хатыны баһадир Баһман хәләле Зөлхидәне күрде. Биккол алардан беренче очрашканда ук курка калган иде. Ничекләр тартылды Кол Гали ошбу хатынга, ничекләр тегесе яратуын сиздермәскә тырышып изаланды. Биккол сукыр түгел иде, барысын да күрде. Әмма ышана иде: Кол Гали ахмаклык кылмас, Зөлхидәнең хәләл җефете бар. СКАЧАТЬ