Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
Җәй Маймыл елында ашыгып килде. Күптәнме генә елгалар ташып, ташулар китеп, болын-тугайлар су белән тулган иде, хәзер исә теләсә кая тукта – ямь-яшел, хәтфәдәй үлән. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: Чыңгыз хан, Бохараны алгач, бар булган яшел төстәге келәмнәрне үзенә җыйды һәм тирмәләренә шушы яшел төстәге келәмнәрне җәйдерде һәм итекләрен салды да, яланаяк килеш хозурланып, шул келәмнәрдә йөрде. Келәмнәрне хан үзе белән Күрәләнгә алып кайтты, олау-олау кайтарылган келәмнәрнең икесе Сүбәдәйгә тигән иде. Сүбәдәй аларны нәкъ Чыңгыз хан кебек тирмәсенә җәйдерде. Баш көтүче Сөябел белән шул келәмдә аунаганнардыр инде…
Юк, котыла алмастыр бу яман уйдан. Коткарса, аны Карлыгач коткарыр. Димәк, Болгар. Ул белде Биккол аша: Карлыгачы Артык баһадирда икән, ә ул баһадир башкаланы саклаячак. Юк, каланы алгач, Сүбәдәй аны урталай ярып кына калмас, вак кисәкләргә тураклар. Илһам хан да, Олуг Мөхәммәд кебек, калаларга бикләнергә исәбе икән. Бикләнсеннәр. Сүбәдәй баһадир аларны берәм-берәм алыр, берәм-берәм яндырыр, талар, халыкларын, әсир итеп, Каракорымга озатыр.
Кыргыз даласын узгач, Сүбәдәй баһадир ялга туктады. Шалтыга түгел, болыны яшел үлән белән капланган инештән зуррак ниндидер елга буена. Атларын тышаулады да утларга җибәрде, ә үзе, кулларын баш астына куеп, чирәмгә ятты. Аның үзе генә шулкадәр озын юлга чыгуына Күнбай бәк ышанмас, әмма бу шулай иде. Сүбәдәй беркайчан берәүдән дә курыкмады. Аны һәрчак, сайлап алган кешеседәй, Тәңре саклады. Ошбу юлда хәзер беркайчан да кеше өзелми, сәүдәгәрләр агыла, ниндидер мосафирлар, бәхет эзләүчеләр. Бәгъзеләре Каракорымнан качалар, бәгъзеләре анда таба бәхет эзләргә баралар. Чөнки уннарча илнең байлыгы Каракорымга таба ага иде. Анда байлык, анда тормыш юнь, ә адәм баласы – тормышның җиңелен, балык суның тирәнен эзли. Аннары көнбатышка юл алган саен монголларга төрки кавемнәр килеп кушыла башлады. Бер ише үзләре теләп, берише – чарасыздан. Ә менә Харәзем, Кыпчак, Болгар кебекләрне яуларга туры килер. Харәзем безнең кулда инде, кыпчаклар да яуланып килә, ә менә Болгар… Сүбәдәйгә исә нәкъ менә шул Болгар кирәк, бүген, хәзер. Чөнки аның анда җан сөйгәне, улы… Бәхәссез, төркиләр оста сугышчылар, батыр халык, атлары җилле, уклары очлы, барысы да мәргәннәр, кылычлары үткен, юка, нык. Аның уң кулы Күнбай— төрки. Хәер, үрәнхәй халкы барысы да төрки телне белә. Алар кайчандыр төркиләр белән бертугандай яшәгәннәр. Аннары олуг Уйгуриягә күчеп киткәннәр. Чыңгыз ханның угланнарын да, оныкларын да уйгур мөгаллимнәре укыттылар. Ул мөгаллимнәр башында Тата Түн дигән галим җитәкчелек итте. Яшь Тимучин аны чираттагы яудан әсир итеп алып кайткан иде. Чыңгыз хан бу кешедән найман, уйгур төрекләрендәге кебек мәмләкәт эшләрен тәртипкә салдырта, аннан ул язу белән идарә итү хезмәтенә өйрәнде. «Шул язу СКАЧАТЬ