Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 17

СКАЧАТЬ булмады. Илһам хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Ул аңлый иде: мәҗлестәге халыкның яртысы кятип Хафизны яклый, әмма барыбер кемдер сүз башларга тиеш иде. Хан вәзиренә карады.

      – Вәзирем, нигәдер мәҗлестә шәех Кол Гали күренми, – диде.

      – Аңа Багдадтан сабак алып кайткан Габдулла Хуҗа туктаган, башкорт ягыннан Байморза мулла килгән. Түбән оч мәхәлләсенең мәчетендә мөнәҗәт әйтәләр, хан хәзрәтләре.

      – Син иртәгә Габдулла Хуҗаны да, Байморза мулланы да миңа дәш әле, вәзир Тимбай.

      – Яхшы, хан хәзрәтләре, дәштерермен.

      – Кардәшләрем, минем дә сезгә әйтер сүзем бар. Тик алдан ук кисәтеп куям: мин монголлар белән килешү ягында түгел. Аннары Үгәдәй хан каршына Каракорымга да бармам. Ә менә күршебез кенәз Юрийга илчеләрем җибәрермен. Ярдәм итсә, бихуш, ярдәм итми икән инде, Аллаһы хөкем итсен үзен.

      – Бихуш, бихуш, Илһам туганый, син хаким, син хан, кыл кылырын, ил кайгысы алдан йөрер, сузмый гына йә теге якны, йә бу якны хәл ит, – диде Хаҗи әмир.

      – Кенәз Юрийга кемнәрне җибәрәбез соң?

      – Угланың Габдулланы, тамгачы Асылгәрәйне һәм хан оныгы Хансөярне. Сакны үзләре сайласыннар.

      – Яхшы, абам, – диде Илһам хан, күтәрелә башлап. – Син дигәнчә итәрмен. Мөхтәрәм кятибебез Хафиз, сәркәтибемә хатны язарга ярдәм итегезче. Кардәшләрем, без ил-дәүләтебезне монголлардан сакларга булдык. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, Аллаһы ни кылса, шул булыр. Рәхмәт сезгә. Хушыгыз.

* * *

      Икенче көнне Илһам хан берәм-берәм гаскәрбашларын чакыртты, алардан каладагы азык-төлек мәсьәләсен сорашты, акчага мохтаҗларына казнабаштан акча бирдертте. Аннары вәзире Тимбайга калага җыелган мая ризыкны саклау чарасын күрергә кушты, коеларны карарга фәрман чыгарды.

      Бөек Болгар хансараенда монголларга каршы тору мәсьәләсе Маймыл елының җәй уртасында каралды. Атна дигәндә, Габдулла углан җитәкчелегендә Владимир каласына илчеләр юнәлде. Габдулла угланның туган каласына барасын белгәч, ханбикә Мәрьямнең битләре алсуланып китте, күчтәнәчләр җыйды, бүләкләр хәстәрләде. Бу хәл Илһам ханны бераз аптырашта калдырды, иллә ул хатынына бер сүз дә әйтмәде. «Углан анасы туган-үскән калага бара, туганнарына бүләк-күчтәнәчләрем бирер, сәламем юллар дип кинәнүедер», – дип кенә уйлады.

      Ләкин ни мәҗлес нәтиҗәсе, гәрчә үз сүзен вә теләген уздырса да, ни туганы Хаҗи әмирнең яклавы, ни гаскәрбашларның хан теләген хуплавы Илһам ханга тынычлык китермәде. Аның күңеленә Камай вәзир белән кятип Хафизның тәкъдиме кереп оялаган, һәрдаим борчып, бимазалап тора иде. Бер уйлаганда, алар да хаклы кебек, әмма үзе дә хаклы ич. Кыйнадылар ич монголларны, кыйнадылар һәм бер тапкыр гына түгел. Аллаһы боерса, тагын кыйнарлар. Тик ни белән бетәр бу орыш? Монголлар галәмәт күп гаскәр җыйганнар дигән хәбәр килеп тора. Хак, монголлар белән килешкән хәлдә, сәүдә юлына шалтылар бина ителер, сәүдә чәчәк атар, ул гынамы, мәңгелек дошманы булган урысларга бергәләп яу СКАЧАТЬ