Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 12

СКАЧАТЬ хуш, абам, – диде Илһам хан һәм торып Хаҗи әмирне ишеккә хәтле озата барды. Чынлап та, абасы картаеп киткән икән шул. Хәзер Зөләйха бикәсен бер дә үзеннән калдырмый, ансыз барыр юлын, кичәр суын саташтырыр кебек.

3

      Атна-ун көнгә бер Илһам хан, гап-гади сәүдәгәр йә мосафир киемнәре киеп, Ага Базарга чыкты. Халык белән аралашты, сатулашты, тыңлап утырды. Әмма берәү дә аның кем икәнен белмәде. Күп очракта ул дәшми генә сыра, кымыз эчеп утыра, үз тирәсендәге кешеләрнең әңгәмәләренә колак сала һәм бар ишеткәнен мыегына урап бара иде. Моңа кадәр аны берәү дә танымады, хәтта бер тапкыр ханбикәсе Мәрьямгә тап булган иде, үтеп китте, багып та карамады. Күрәсең, мосафир дип белгәндер.

      Ага Базарда гадәттәгечә ыгы-зыгы, шау-шу, әйтерсең лә монголлар ил чигенә дә килеп орынмаганнар. Алыш-биреш, сату итү, гәп-әңгәмә, һәр сәүдәгәр үз товарын, үз малын мактый, күкләргә чөя, товарын карарга туктыйсың икән, кулыңнан гына тотмый, әйберен алырга өнди, яныңда боҗыр кебек бөтерелә башлый. Инеш буенда гаскәриләр күренде – ар егетләре морзаларын озаталар. Аларны күрүгә, халык казлар кебек шаулашырга тотынды, чынлап та, Ага Базарга, гадәттә, хәрбиләр керми торган иде, монда исә бөтен бер алай базарны кисеп үтеп бара. Халык арасында сүз шундук монголларга күчте: бәгъзеләре монголларны яклады, бәгъзеләре каргады вә каһәрләде. Гаскәриләр үтеп китүгә, базар янә тәүге хәленә кайтты, шулай ук кычкырып товарларын мактый башладылар, ыгы-зыгы, шау-шу кузгалды. Әнә итекче итекләрен мактый, кызыл болгари тиресеннән тегелгән итекләрне әле баш очына ыргыта, әле тотып ала, әле аяк астына салып таптый.

      – Мәңге тузасы түгел, үзең белән бергә тузасы, хәтта угланнарыңа, оныгыңа калачак, хәтта ул гына да туздыра алмас, балаларыңның балаларына җитәчәк.

      Хәйран, бар җирдә дә шулай мактый микән кеше үз товарын, юк, болай ук түгелдер, бер Болгарда гынадыр бу хәл.

      – Җәмәгать, халаяк, күрче, күрче күне нинди, телисең – йөзек аша уздырам. Ә итекнең асты җиде яшьлек үгез тиресеннән эшләнгән; күнен кара син, күнен, җиде көн кояшта, җиде көн тозда, җиде көн базда, җиде көн балык маенда тотып, җиде кат маен алгач кына эшкәртелгән.

      – Җиде кат тиресен алгач, ни калды соң, кордаш, бу тире вә күннән? – дип шаяртып ала берсе.

      Итек сатучыга җитә кала, – ичмасам, берсе игътибар итте.

      – Ә син, кордаш, әүвәл тотып кара. Күн түгел, хатын-кыз тәне бит, тоткан саен тотасы, кыскан саен кысасы килә, аннары иснәп кара, иснә, иснә, яван хушбуең бер якта торсын…

      Итек сатучы товарын шулхәтле мактагач, Илһам хан да шул тирәгә якынрак килде һәм итек кунычын тотып карады. Бәхәссез, итек кунычы, чынлап та, хатын-кыз тәне кебек йомшак иде, хәтта күңеленнән генә ханбикәсе тәне белән чагыштырып карады Илһам хан һәм үзалдына көлемсерәп куйды, мәгәр соң иде инде, итек сатучы аның кулыннан эләктереп алды.

      – Ал, кордаш, бикәңә итекне, гомеренә шөкрана кылып туймас. Ал, кинәндер үзен бер, менә кара күнен, аннары астын. – Итек сатучы итек төбенә, так-так итеп, бармак буыны белән СКАЧАТЬ