Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
– Сөйләмә тузга язмаганны, кеше көлдермә, күрше.
– Билләһи менә. Хатын угылы белән яше тулыр-тулмас әсир ителә бит. Ул хатынга Артык баһадир өйләнә. Чибәр диләр үзен…
– Анысы чибәрдер, Артык кадәр Артык килде-киттегә өйләнмәс, бер баласы да булгач.
– Малае балигъ ич инде, йөзбаш, хан оныгы Хансөяр бәендә.
– Димәк, күрәселәр бар икән әле, күрше.
– Нигә алай дисең?
– Соң, ата белән орышачак ич. Ташбай атлы ул егетнең атасы Сүбәдәй диләр ич.
– Килешми, килешми, күрше. Яудагы ата ата түгел, баккан ата – ата. Ә Артык баһадир аны укыта, кеше итә.
Илһам хан аларга таба кузгалды, нигәдер ике ир-атның әңгәмәсенә кереп китәсе килде, әмма тегеләр, аның кузгалуын күреп:
– Киттек, әйдә, кеше игътибар итә башлады. Беләсең килсә, монгол түгел безнең дошман, башкасы, шул җанга тия безнең. Менә кемгә каршы сугышасы иде.
– Син хаклы, күрше, ләкин бит үч үчкә илтәчәк, ә Болгар бүген урыс белән солыхта. Күрмисеңмени, базар тулы урыс сәүдәгәрләре. Аннары Илһам ханның ханбикәсе дә Владимирдан.
– Шулай шул, әйтерсең ханга Болгарда мөслимәләр беткән иде. Әйдә, тугарылып ташлагандай торма, дирһәмең калдыр да…
Илһам хан кузгалган җиреннән туктады, күтәрелеп килгән кояшка күз төшереп алды һәм хансарайга таба борылды. Ошбу ике кешенең сөйләшүе ошамады аңа, әмма сүзләрендә хаклык та бар иде. Бәхәссез, урыслар белән солых төзү ике арадагы килешмәүчәнлекне туктатып торыр, мәгәр күп тә үтмәс, урыслар янә Болгарга яу чаба башларлар. Борын-борын заманда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Нигә тынышмый бу ике халык, ни бүлмәгәннәр? Билгеле инде – сәүдә юлы Идел, базар-калалар. Андрей Боголюб углан вакытында Ибраһим каласын алдылар бит инде, тагын нидер җитми үзләренә. Мәгәр Болгарга урыслар белән солых кирәк иде, чөнки монголлар яныйлар. Ә инде ике якка сугыш алып бару Болгарга бик кыенга туры киләчәк иде. Аллага шөкер, солых төзелде. Һәм бу бик вакытлы эшләнде.
Мәҗлескә абасы һәм кятип Хафиз гына чакырылган иде, әмма Илһам хан вәзиренә ялдагы Камай вәзирне дә дәшәргә кушты.
Урта бер җирдә әйбәтләп иләнгән кәҗә тиресенә төшерелгән карта. Илһам хан игътибар итте: табынга утырганнарның күзләре картада. Сүбәдәй баһадирның төмәне Җаек аръягында җәйли, монголларның калган төмәннәре Болгарга таба хәрәкәт итә. Һәммә нәрсәне дә аңлаешлы, төгәл итеп сөйләргә яраткан кятип Хафиз картага Сәлахетдин алып кайткан яңа хәбәрләрне төшергән. Балчыктан ясалган, яндырылган шәкелләрне Болгар чигенә үк китереп куйган. Болгарның Саксин юнәлешендә каты орыш бара икән инде. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын – барысын да шул сорау борчый иде.
– Туганкайлар, – диде Илһам хан, карта янына утыра-утыра. – Без кечкенә мәҗлескә җыелдык. Иң кадерле кешеләрем дәштем. Яшермим, яшерәсем дә килми, без бик тә зур сынау алдында торабыз. Шәкелләрне күрәсез, монгол ягында бик күпләр, бездә исә ике-өч тапкырга кимдер. Шуның өчен без СКАЧАТЬ