Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 15

СКАЧАТЬ юк икән.

      – Бирсен Ходай, – диде Хаҗи әмир.

      – Хан хәзрәтләре, монголлар, далага аркылы төшеп, очкан кошларны да туктатырга сәләтле. Безгә бер чара кала: гаскәр туплау, корал камилләштерү.

      – Ипләбрәк, ипләбрәк, кем, Сәлахетдин, – дип сүзгә кушылды Артык баһадир. – Без монголларны бер тапкыр гына кыйнамадык, иншалла, бусында да югалып калмабыз. Бачман баһадир бирмәс каласын, биргән хәлдә дә, бил бөкмәс, соңгы тамчы канына хәтле сугышыр.

      Илһам хан Артык баһадирга тынычланырга кушты, Сәлахетдингә, дәвам ит дип, ияк какты.

      – Бөтен хикмәт шунда, хан хәзрәтләре: монголлар үзләре белән Тангут, Чин-Кытай белгечләрен алып киләләр. Ә бу халыкта кальга диварларын җимерә торган галәмәт зур ташаткычлар бар. Әйткәнемчә, дин алар өчен юк та юк, бар табынганнары «Яса». Шуннан нәтиҗә ясагыз, җәмәгать…

      – Яуланган ил халкына алтын өләшмиләрдер бит, Сәлахетдин, – диде Артык баһадир. – Курыкмасаң иде, дим…

      – Йә, сәрвәзир[7] Камай агай, ни әйтәсең? – диде Илһам хан.

      – Минем чарам шул булыр, Илһам углан. Монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлкем, аларга Идел аша урыслар тарафына чыгарга ярдәм итәргәдер. Исән кеше ис тояр, хастаны җир җыяр, ди. Кыл шуны, Илһам углан: котырт монголларны урыс җиренә. Сүбәдәй баһадирның тирмәсендә киңәшче йөзендә утырган Биккол белән Мәүлә Хуҗага чапкын җибәр. Ничек тә Биккол монголларга шул фикерне җиткерсен иде.

      – Хыянәт бу, куркаклык, хурлык! – дип кузгалды ар морзасы Тактай. – Болгарда менә дигән корал, гаскәр.

      – Тынычланыйк әле, җәмәгать, – диде Илһам хан. – Сәлахетдин, әйт әле, монголларның гаскәр саны ачыкмы?

      – Миңа ирешкәне, хан хәзрәтләре, йөз алтмыш мең яугир, күп санлы ташаткычлар, грек уты, таран арбалар, сәрдар уклар. Ләкин монгол яугирләре тәннәрен бик йомшак саклыйлар. Калкан дигәне булганында бар, булмаганында юк та, анысы да үгез тиресеннән генә тартылган. Ләкин атлары кечкенә, төлке кебек юырталар, ә бу инде барыр җайдан ук төбәүне җиңеләйтә. Тагын бер аерма: һәр монгол яугирендә кимендә ике-өч ат, берсе арый, барыр җайда ук икенчесенә күчеп атлана, әнә шуңа күрә монгол яугире тәүлегенә безгә караганда күп тапкыр күбрәк юл үтә ала. Җәяүле гаскәриләре юк, гомумән, җәяү сугыша белмиләр. Шуның өчен урманнарга керергә куркалар, нигездә, далада орышырга яраталар. Дошманнан качып киткән кебек югалу, яңадан әйләнеп килеп, дошманны тулганага алу[8] – монголлар өчен иң кулай орыш ысулыдыр. Уклары авыррак, шактый ерак оча, уктан төз алалар. Яуга ашык-пошык йөрмиләр, яу чабасы илне алдан бик нык өйрәнәләр, мәгълүматлар җыялар, яуланасы илгә багучылар, сәүдәгәрләр йөзендә шымчылар җибәрәләр, хәтта чит ил мосафирларын ялларга да күп сорамыйлар. Монголлар, яуга кузгалганчы, яуланасы илнең һәр тавын, елгасын, күлен, каласын, хәтта авылын картага төшертәләр. Моны аларга Чин, Җирсөн белгечләре эшли. Кыскасы, монголлар орды-бәрде СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Сәрвәзир – баш вәзир.

<p>8</p>

Тулганага алу – чолгап алу.