Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 8

СКАЧАТЬ бала иде, хәзер әнә тупчылар йөзбашы, иң җитди корал аңарда. Ташбай, үскәндә үк, ишләреннән аерылып тора – сөңгедә дә, кылычта да, уктан алганнар арасында да ул бер башка өстен йөри. Хан оныгы Хансөяргә мөгаллиме итеп карый. Шушындый илгә вә ханга ихлас хезмәт иткән азамат егетне атасы турында искәртеп рәнҗетмәсләрме? Бәлкем, бу хакта бөтенләй дәшмәскәдер, изге вә тугры хезмәт иткән егет күңеленә күләгә төшереп, гөнаһка батуың бар.

      – Ташбай турында берәүгә дә бер сүз әйтмә, мин ул егеткә ышанам, вәзир.

      – Бихуш, яхшы, хан хәзрәтләре. Мин аны шулай әйтерсез дип уйлаган идем дә. Аннары хан оныгы Хансөяр дә килештермәс иде. Ул йөзбашы Ташбайны бик тә якын итә, атасы Артык баһадир да килештермәс. Углан дип үлеп тора. Тапкан түгел, баккан сөяр, диләр бит.

      Аңладым дигәндәй, Илһам хан кулы белән ишарә ясады, вәзир Тимбай чыгып китте, ханбикәсе Мәрьям монголлар туп шартлатасын күргәч тә тайган иде. Илһам хан берүзе калды. Торды, ишекле-түрле йөренергә кереште.

      Элек Болгар бер күрше белән генә орышыр иде, хәзер ике ягында да дошман. Кайсы көчлерәк, кайсы куәтлерәк, сукыр булмаган кешегә мәгълүмдер – монголлар. Әрсез Сүбәдәй Кандырча, Карамалы кальгаларын туздырган, хак, Ташбай углан үч алган, әмма моннан ни файда? Телиме Илһам хан, теләмиме, хәзер Болгар – монголлар күршесе, гәрчә башкалалары Каракорым меңнәрчә чакрым җирдә булса да. Инде нишләргә тиеш ул? Башын диндарлыкка салган күршесе кенәз Юрийга барып киңәшсенме? Аның белән дә дуслык китәргә генә тора. Сыер елында болгарлар диндарлыкка йөз тоткан Владимир сәүдәгәрен үтерделәр. Илһам ханның күптәнге танышы, билгеле кеше – Яким Күчтемне. Бу хәлгә Илһам башта ышанмады, казыен тикшерергә җибәрде. Ике көн югалып йөргән казые, ниһаять, аның янына керде. Эш болай була икән. Илһам ханнан рөхсәт-фатиха алып, Владимир каласының олуг сәүдәгәре Болгардагы урыс бистәсендә чиркәү күтәрә. Ике ел дигәндә, Яким Күчтем чиркәүне күтәртә һәм хәтта манарасына чаңнар куйдырта. Куелган чаңнар эленеп кенә торсалар бер хәл иде, якшәмбе көн җитүгә, ошбу бистәдә даң-доң чаң суга башлыйлар. Чаң тавышы мәзиннәрнең азан тавышы гына түгел! Күрше мәхәллә мөселманнары бу хәлгә аптырап калалар, арадан диндарлары табыла, шул ук мәлдә чиркәү тирәсенә җыелалар, чаң сугуны туктатырга кушалар. Азан кычкырган тавышны туктатып булмаган кебек, чаң суга башлаган адәмне дә туктата алмыйсың. Халык – кара сарык бит ул: өерелеп чиркәүгә керә башлый, үзләре Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйлар, шулчак ишектә Яким Күчтем пәйда була.

      Владимирда чиркәү дигәне – изге йорттыр, хак, әмма бу бит – мөселманнар мәркәзе, ислам иле, җитмәсә, даң-доң чаң суга, шуңа күрә урысларның изге йорты мизгел эчендә Иблис йортына әверелә. Мәһабәт гәүдәле, чал сакалы биленә җиткән, муенына кеше бәреп үтерерлек тәре таккан Яким Күчтем узынган халыкны туктатмакчы була.

      – Туктагыз, туктагыз, кардәшләр, мөселманнар ич сез, Аллаһыдан куркыгыз, – дип кычкыра.

      Иллә котырынган диндарларны ул гына туктата алмый инде.

      – Кем кушты сиңа монда кяфер йорты салырга? Бозма мөэминнәрнең тынычлыгын. Югал күз алдыбыздан, СКАЧАТЬ