Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 8

СКАЧАТЬ Чыкмас ул миңа кияүгә, күрү белән гайрәте чигәр, йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат түгел.

      – Син аңардан курыкмасаң, ул синнән курыкмас, иншалла, вәзир Камай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, җитдиләнә төшеп.

      – Хан, килешерме соң? Борын төбендә яу, ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? – диде Камай.

      – Риза, димәк, – диде Сәлим хан һәм бусагабашына: – Бусагабаш Субай, шәехне китер! Ә син, ханбикә, Зәмзәмбикәне… Бар, бар, ханбикәм, шулай кирәк…

      Сәер хәл: Сәлим хан, Зәмзәмбикәне күргәч тә: «Менә вәзирем Камайга кәләш», – дип уйлаган иде. Шул исәп белән аны Назлыгөлгә ияртеп тә җибәргән иде. Назлыгөл юлда юкка чыкты, ә Зәмзәмбикәне урлаучылар табылмаган. Бернинди гаебе булмаса да, Назлыгөл югалганнан соң, шуның елап утыруын күрү ханда кызгану хисе уяткан иде. Инде шул кызны вәзиренә димләү уе килде. Әйдә, кинәнсеннәр – иләгенә күрә чиләге дигәндәй. Аның каравы Сәлим хан ике куянны да тотачак: Зәмзәмбикә дә кияүле булачак, ширбәтле аен ташлап киткән вәзир Камай да Янтак хан ыстанында калмаячак. Дөрес, Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу чарасын килештереп бетермәде. Әмма хатын-кызгамы олуг ханның ни теләвен аңларга. Зәмзәмбикә, беренче карашка котсызрак тоелса да, тәнгә йомшак, телгә юмарт шикелле. Вәзир Камай яратыр. Кыз— тәнсез, бал тәмсез булмый.

      Ул арада сарайга шәех килде, аның артыннан ук тәхет ягына Зәмзәмбикәне алып керделәр.

      Вәзир Камай кызны бер күрүдә үк ошатты. Ул аңа бик тә сөйкемле тоелды. Үзе кебек үк юан гәүдәле, симерүе җиткән үрдәк кебек ауман-тәүмән йөри, тулы чырайлы, бите алсу, йөзе мөлаем иде. Һәрхәлдә, кияү егет Камайга шулай күренде ул. Ханбикә кызга вәзир Камайга димләнүе хакында әле әйтмәгән булып чыкты. Әллә бу хәлгә ышанып та җитмәде. Ә инде сарайда шәехне дә күргәч, хан янына килеп:

      – Мин аңа вәзиреңә димләвең турында әйтмәдем, – диде.

      – Зәмзәмбикә, – диде хан, – Ибраһим каласыннан Назлыгөлне урлаган чакта, син аның белән бер бүлмәдә булгансың. Сине белми-күрми калдылармы, әллә булмаса?..

      – Күрделәр, олуг хан, күрделәр… тик әйтергә оялам, – диде кыз.

      – Ни ояты бар аның, әйт!

      – Моны нинди ат күтәрсен, калдырыйк, диделәр.

      Сәлим хан Зәмзәмбикәнең гәүдә-сынына кабат күз төшереп алды да карашын вәзир Камайга күчерде. Хан артыннан Зәмзәмбикә дә шул якка карады һәм: «Бу нинди күзле бүкән тагын», – дип уйлап куйды. Әмма икенче мәлдә инде: «Затлы нәселдәндер, өс-башы ару», – дип уйлады.

      – Зәмзәмбикә балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул сиңа өйләнергә тели, балакай… Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер.

      Вәзир Камай, сирәк тешләрен күрсәтеп, ихтыярсыздан елмаеп куйды. Гаҗәп, Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм бу юлы алай ук шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: «Ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын», – дип. «Язмышымдыр, килешим, җитмәсә, үзе вәзир дә икән», – дип уйлады кыз.

      Зәмзәмбикәнең йөзенә гүя комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты.

      – Йә, балакай? – диде Сәлим хан. – Фатиха СКАЧАТЬ