Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 5

СКАЧАТЬ Беренчесе – илтабарына ышанудыр; икенчесе – чит каннан булса да үз гомереңә, һич югы, бер ир бала үстерү шартыдыр; өченчесе – үзең салган юлдан йөрү хыялыдыр; дүртенчесе – үзең ашаткан малны «хәрам түгел» дип ризыкланудадыр. Хан, колчураң оста Алпар сиңа кала өстенә кала салды. Углы кызыңа гашыйк, аңа өйләнүдә гөнаһ күрмәсәң иде, дим. Кичер син аны, ил кырына дошман килгәндә, үз халкыңнан үч алмыйлар. Инде тиздән таң атадыр, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Сине бүген Бөек Калаң көтә, хан. Ә останы миңа калдыр. Табар ул Назлыгөлне. Таеп карамаган – танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, иншалла. Әүвәл илең сакла, хан, аннары кызың акларсың…

      – Аксакал, колчурам язмышын синең кулыңа тапшырам. Дошман явыннан исән калсак, аны үзем хөкем итәрмен.

3

      Хан азатлары Дәүранны, челтәрле баз авызын ачып, түбән төшереп җибәрделәр. Баз тирән иде, Дәүран төшкәндә тәгәрәп үк китте. Баз авызы ябылуга, ул һични күрмәс булды. Дөм караңгылыкта, тын алырга да куркып, бермәл аякка басмыйча ятты. Баз төбенә салам җәйгәннәр, йомшак иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, тынлыктан колаклар чыңлый.

      – Кем булса бармы монда?

      Берәү дә дәшмәде, димәк, базда берүзе. Акрын гына аягүрә басты, кулларын алга сузып, берничә адым ясады. Туктады, янә тын калды. Тагын атлады һәм таш диварга килеп төртелде. Дәүран аркасы белән диварга сөялде дә өскә карады. Баз капкачы аша сызык кына яктылык төшә иде. Димәк, яктыра башлаган. Хан калага китеп барадыр, ә аны тарханы Ягъкуб алып калды. Ни кылырга исәбе аксакалның? Дәүран өчен иң мөһиме: Назлыгөл хан кулында түгел. Тик кем кулында, кем урлар Назлыгөлне?! Янә Зәйтүнә микәнни?.. Йа Хода, шулай гына була күрсен иде, шулай гына була күрсен…

      Нигәдер кала тарханы Ягъкубка ышана төшә иде ул. Бу кешенең күңеле явызлыкта түгел, изгелектә кебек иде. Әмма кем белә кеше күңелен. Дәүранның ишеткәне бар иде: кайбер ханнар дошманнарын базга ташлыйлар да янына ач бүреләр кертеп җибәрәләр икән. Хан боерыгын үтәргә вәгъдә итеп, аксакал аны ач бүреләрдән ашатырга ниятләгән булса?..

      Шуңа охшаш хәлләрне хикәятләрдә генә ишетсә дә, бу мәлдә күз алдына тешләрен ыржайткан ач бүреләр килде, аркасы чымырдап китте. Күз ияләнә төшкәч, капшана-капшана, каршы якта капка сыман нәрсә тапты. Бүреләрне шул капкадан кертәләрдер, мөгаен, дип уйлады.

      Дәүран күзен йомды, соңгы көннәрдәге хәлләрне күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Казанга килгән көнне, сизенгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын онытулары күп булды. Ул көнне дә гүяки баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил, назга тансыклавын сиздереп, кочагында эреп сеңгәндәй итте. Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкыны, җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ниндидер мәлдә ихтыярсыз итте.

      Кабатланмас мизгелләр үткәч тә, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте СКАЧАТЬ