Название: Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
isbn:
Бүлмәгә Ягъкуб тархан керде. Ил карты исемен йөрткән бу абруйлы адәмне Дәүранның күргәне бар иде. Тархан килеп керүгә, ул торып басты, күкрәгенә кулын куеп, олы кешегә баш иде.
– Әссәламегаләйкем, ил аксакалы!
– Саумы, оста, иминлекме? – диде Ягъкуб тархан һәм, түргә узып, хан каршына утырды.
– Аксакал, – диде Сәлим хан аңа, дога кылгач. – Ошбу адәм мәрхүм Алпар останың углыдыр. Хан кызын урлап никах укыткан адәм.
– Олуг хан! – диде аксакал сабыр гына. – Ульдәмир каласыннан багучым кайтты. Урыс кенәзенең Болгарга яу чыгуы хак дип бара. Всеволод кенәзгә ярдәмгә энең Мөхәммәтгалим бәк белән Янтак хан кузгалганнар, имеш. Илгә яу килгәндә, ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп торалар иде.
– Янтак хан хакында мин хәбәрдар, аксакал. Янтакның, урысларга ияреп, бер тапкыр гына Болгарга яу килүе түгел инде. Бу килүе үз башына булыр. Үзем монда булсам да, баһадирларым каланы ныгыта. Урыс кенәзе, Янтак ханны ияртепкилсә дә, каланы ала алмас, иншалла.
– Амин, бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде аксакал Ягъкуб.
– Хаким бул, аксакал. Ни кылыйм бу чура белән?
– Сөбханалла, машалла, олуг хан, мин хөкемдар түгел, бары тик кала тарханы. Киңәшем шул булыр: яу килгәндә, әүвәл илең сакла. Аннары балаң турында кайгыртырсың.
– Аксакал, игътибарыңны җәлеп итәм, хан кызын урламадым, ул үзе минем кырыма килде.
– Алай димә, оста. Хәтерем ялгышмаса, хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде. Кыз башы белән синең кырыңа килергә… башына тай типмәгәндер лә. Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы сауләт баламы? Инде үзе теләп килгән икән, никах та укыткансыз икән— барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да, аккан сулар кире кайтмый, хан. Килеш. Останың аты-исеме халык телендә, мәһабәт биналар, кәрвансарайлар күтәрде. Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ди…
– Ошбу оста минем колчурамдыр, аксакал!
– Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында колчурадыр, олуг хан. Инде миңа, хан, оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит?
– Бирә күр, аксакал.
– Оста угыл, – диде кала тарханы Ягъкуб, – ни өчен син «хан язмышы – минем язмыш» дип халыкка сөйләп йөрисең?
– Бермәлне төш күрдем, аксакал. Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә: «Оста Алпар углы Дәүран, сәнең гомерең хан гомере белән бер көндә, бер төндә бетәр», – диде.
– Төшеңне кем юрады?
– Болгар атлы атакай.
– Сөбханалла, машалла, атакай исәнмени?
– Исән, аксакал.
– Хәтерем ялгышмаса, балигъ булганчы, ул Шайтан каласында эрүташ юды. Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде. Күп тә үтми, таш юучы Болгар халкы арасында кам булып танылды. Әйе, үтә гомер дигәнең. Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», – дигәннәр. Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган. Җиләк-җимеш ашап, СКАЧАТЬ