Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 11

СКАЧАТЬ бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.

      Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.

      Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.

      – Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?

      – Бау белән тартып алыгыз! – дип боерды Сәлим хан.

      Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.

      Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.

      – Тылмач?! – диде Сәлим хан. – Тылмач кая?

      – Миңа тылмач кирәкми, – диде илче.

      – Яхшы, илче. Йомышың җиткер!

      – Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.

      – Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, – диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.

      Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа, кирмәндә камауда тору җиңел түгел, ә шул кирмәнне камап торучы кенәз аңардан ярдәм сорый. Шаккатмалы хәл иде. Әмма уйлана торгач, Сәлим хан сабырлана төште.

      – Кенәзнең хәле авыр, – диде илче.

      – Минем хәлем җиңелме? – диде хан, әмма шунда ук: – Табиб Антоний кайда?! – дип сорады.

      Ул арада хан янына табибы килеп басты.

      – Мин монда, олуг хан.

      – Әйтче, табибым, Болгарга кенәзне мин чакырып китердемме, үзе килдеме? Әйе, хак әйтәсең, үзе килде. Шул хәлдә мин аңа игелек кылырга тиешме?!

      – Изгелек җирдә ятмый, хан, – диде илче.

      – Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса… – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды: – Хәл ит, углан. Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Әйе, үзең хәл ит.

      – Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! – дип боерды әмир Илһам.

      Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да, җаны тынычланыр сыман иде.

6

      Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Руханилар кирмәнгә һөҗүм итүне көн-төн таләп итәләр иде. Кирмән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны һаман ишәя СКАЧАТЬ