Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 43

СКАЧАТЬ төрле булса да, Алла бер, диләр бит.

      – Хуш, Якимкә агай, хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит, кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр.

      Яким Күчтем барысыннан да җитешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул, тырыш һәм сәүдә итәргә хирыс булган халыкка ихтирамы зур иде. Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким Күчтемнең энесе Афанасий мөселман диненә күчкәч, шәех кызына өйләнеп, кала уртасына диярлек хан сараедай өй салдыргач, бу нәселгә болгарларның ихтирамы тагы да артты. Чөнки Болгарда Яким Күчтемнең бик күп товар ишләре бар иде. Әмма Яким Күчтем энесе Афанасий түгел, беркайчан да динен алыштырмас. Аның уенча, бүрекне алыштырырга мөмкин, ат-исемне… хатыннар турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта илне, ә менә табынган динне?! Юк, тагын бер тапкыр юк!

      Диннәре ят булса да, Яким Күчтем төрки Болгарына яу чапкан кенәзләрнең берсен дә якламады. Кенәзме ул, рухи атакаймы, әйтер сүзен өзеп әйтер иде: «Илең белән сәүдә иткән күршегә яу чапмыйлар!» Мәгәр аны берәү дә тыңламады. Үз диннәрендә булса да, күрше дәүләтләрне талау исәбенә яу йөрделәр. Яу чабу өчен халыкны котырту рухи атакайларга бирелсә, байларга корал табу тапшырылыр иде. Шул ук вакытта Яким Күчтем еш кына уйланыр иде. Нигездә, сәүдә юллары төркиләр кулында. Әйтик, бөтен байлык аларга агыла. Әгәр дә мәгәр шул сәүдә юлларын кулга төшерсәң, бөтен байлык кенәз казнасына агар иде. Ләкин моның өчен кан коярга кирәк, бик күп кан, чөнки төркиләр – күп һәм бик яхшы коралланган, сугышчан халык. Аларда хәтта ниндидер туп җитештерәләр, ди. Һәм аны ниндидер яван[2] остасы белән Бәкер атлы егет өлгертә икән. Һәм кая да түгел – Шайтан каласында. Ә Бәкер дигәннәре аның товар ише Әхмәтнең углы икән. Ул угыл Яким Күчтем товар ише Әхмәткә китергән кызга өйләнгән. Әнә ничек чәбәләнгән бу дөнья дигәнең. Ә ул бичара бала аныкы, хезмәтче хатын тапкан кыз. Дөрес, балага узуга, Яким Күчтем хезмәтче хатынны кияүгә биргән иде. Инде шул кыз Әхмәт дусты углында икән…

      Урыс-болгар еш орышмый, әмма ун елга бер булса да урыс, ике арада төзелгән солыхны бозып, Болгарга яу чаба торды. Чөнки Болгар – бай ил. Алар Һират, Багдад, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, хәтта Мисыр, Табгач товарларын Ульдәмиргә, аннан Новгородка, хәтта Киевка йөртә. Торжок каласында әнә Болгар сәүдәгәрләре урамы бар. Әмма сәүдә бераз сүрелдеме, ике арада киеренкелек арта, сәүдәгәрләр зарлана башлый. Кыскасы, яу чабу Болгар өчен дә, Ульдәмир кенәзләре өчен дә бер дә кулай түгел иде.

      Әйе, ике арада юк-юк та сугышлар була торды. Сугышу өчен заманына күрә камил корал кирәк иде. Бу өлкәдә Болгар дәүләте һәрчак алда барды. Хәзер дә әнә нидер ясап яталар, имеш. Шуны белү өчен тәҗрибәле Яким Болгарга килде. Бу йомышны кенәз аңа үзе йөкләде. Яким Күчтем йә чуен кою серен белергә, йә аны коючының үзен алып кайтырга тиеш. Бер уйлаганда баш китмәле нәрсә, йомыш кынамы! Әмма Яким олуг кенәзгә карыша алмады, ошбу йөкне үз өстенә алып ук бетермәсә дә: «Барып карыйм, кенәз», – диде. Әмма яшь кенәз Юрий Всеволодович мәсьәләне кабыргасы белән куйды: йә чуен кою сере, йә чуен коючы үзе Ульдәмирдә булсын!

      Кымыз СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Китан – кенәз Андрей Боголюбскийга анасы биргән исеме.