Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 42

СКАЧАТЬ астына ут яктылар. Атам бал шәрабы китерде. Берме, икеме мичкә эчтеләр, хәтерләмим. Безгә ни, без шат. Ыгы-зыгы, шау-шу киләләр, җырлыйлар, бииләр, көрәшәләр. Шактый салып алгач, Юрий Долгорук кенәз торды да анама таба китте, атам ялт итеп шул якка күз атып алды. Ошатмады кенәзнең кыланышын. Әмма тыймады, дәшмәде. Кенәз үзенә таба килә башлагач, анам йөзенә кызыл комач җәйгәндәй кызарынып китте, бит-йөзләрендә гөлт итеп ут капкандай булды.

      – Җырла әле, җырла әле, лебёдушка-аккошым, – диде кенәз. Шулай диде дә анамның алдына тезләнде, аякларыннан кочты, күтәрелеп, күзләренә карады. Анам, ни кылырга белми, аның чәченә кагылып алды.

      – Җырлармын, соколик мой, җырлармын, – диде анам.

      Атам анамның бу кыланышын килештермәде, күрәсең, шартлатып кулындагы камчы сабын сындырды, әмма миннән башка моңа хәтта игътибар итүче дә булмады, бары тик анам гына, йөрәге белән ишетепме:

      – Җырлармын, кенәз, җырлармын, бар, урыныңа утыр, – диде.

      Юрий кенәз урынына барып утырмады, шул җирдә терәлеп калды һәм анамның җырлавын көтә башлады. Шул мәлдә, башка чарасы калмагачтыр инде, анам җырлап җибәрде. Әйе, ул моңны ишетсәң иде син, олуг хан, менә тәннәр чемер-чемер итә, билләһи, сандугачлар сайраудан туктагандыр. Сурәт шундыйрак: анам җырлый, ә кенәз Юрий анамның аяк астында дияргә була. Барысы да мөкиббән китеп, таң калып тыңлый, кенәз дә, ачкан авызын ябарга онытып, җырчының авызына төбәлгән, гүя сихерләнгән иде.

      Җыр бетте. Анам тирән итеп сулыш алып куйды. Шул мәлдә кенәз сикереп торды да, анамны кулына күтәреп, өйгә таба алып китте.

      Атам Күчтем төптән юан саллы гәүдәле кеше иде, ачуы килгәндә ике яшьлек үгезнең ике мөгезеннән алыр иде дә егар иде, әле дә көр вә усал тавыш белән:

      – Кенәз, куй минем катынны, тимә аңа! – дип кычкырдыһәм кынысыннан кылычын суырып чыгарды да кенәзгә таба китте.

      Юрий кенәз анамны төшермәде, борылды да атама карады һәм аның кулында ялангач кылычын күреп әллә үзе җансакчысына ым какты, әллә тегесе ашыгыбрак атамны укка алды. Аркасына ук кадалуга, атам артына әйләнеп карыйсы итте, ләкин өлгерә алмады, йөзтүбән капланды. Анам чырыйлап кычкырып җибәрде, ыгы-зыгы купты. Юрий кенәз анамны җиргә бастырды да, кылычын чыгарып, атамны укка алган сакчысына таба китте. Ул аны урталай чапкан булыр иде, шулчак атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды», – диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да, кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары:

      – Югал күз алдымнан! – диде.

      Бу фаҗига 1147 елның җәй башында булды, бераздан кияүкалалылар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен юарга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан җизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды – киңәшчеләре итте.

      – Нигә СКАЧАТЬ