Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 40

СКАЧАТЬ диде Илһам хан. – Ханбикәне дәш!

      – Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем?

      – Мәрьям ханбикәне! – дип җикерде Илһам хан. – Тиз бул, бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!

      Күп тә үтми, тәхет ягына Мәрьям килеп керде. Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде. Килде дә җаныеның күкрәгенә башын төртте.

      – Ни булды? – дип сорады Илһам хан, вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә ым какты.

      – Берни дә булмады, Илгамым, яраттым, – диде Мәрьям ханбикә.

      – Сагындым, диген.

      – Яраттым да, сагындым да, – диде Мәрьям ханбикә, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.

      – Утыр әле, утыр үз урыныңа. Моннан соң син анам урынында, янәшәмдә булырсың.

      – Мин ханбикә, Илгамым?

      – Әйе, син – ханбикә, ханбикә.

      – Якшы, мин ханбикә, Илгамым, анам урынында утырамын.

      – Утыр, утыр инде. Менә шулай. Хәзер әйт: кичәле-бүгенле Ага Базарда кем белән очраштың?

      – Кардәшемне күрдем, Илгамым. Митрий килгән, шуны очраттым. Агасына тиреләр китергән, үзенә тун тектерергә исәбе.

      Шулчак тәхет ягына Зөбәрҗәт ханбикә килеп керде. Керде дә үз урынында утыручы киленен күреп, ирен чите белән генә елмаеп алды һәм, киленен тәгаен күрмәмешкә салышып:

      – Углан, калага табиб Антоний килгән, сарайга дәшәр идең,– диде.

      – Ярый, анам, дәштерермен, – диде Илһам хан, ханбикә Зөбәрҗәт кырт кына борылды да тәхет ягыннан чыгып китте.

14

      Ханны күрергә килгән Яким Күчтемне Илһам хан бик озак кабул итми торды. Урыс кенәзенең бай сәүдәгәре Яким Күчтем мәрхүм Всеволод чорында илче вазифасын үтәгән иде, бүген әнә оныгы Митәй белән Болгарга тиреләр алып килгән, диләр. Янә сәүдәгәрлек эшенә керешкәнме? Ә бит Әндрәй кенәз заманында ук илче булып йөрер иде. Дөрес, соңра ул кенәзне үтерүдә катнашкан бугай, шулай да Всеволод кенәз дә аны чит итмәде – янында калдырды. Инде бүген әнә Юркәй кенәзгә хезмәт итә. Ләкин кем йөзендә? Илче булып түгел, билгеле, юкса хәбәр итәр иде. Димәк, Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән. Илчеме, сәүдәгәрме – Илһам хан аны кабул итәр. Хәтере ялгышмаса, атасы мәрхүм әйтер иде: Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс.

      Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә, кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә. Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих», – дип әйткән иде.

      Илһам хан, тәхеткә утыргач кына: «Нигә килгән урыс кенәзе илчесе?» – дип, илчегә күз төшереп алды. Хак, аныңилчеләре дә Юркәй янына барып кайттылар, олуг кенәзгә йомышын җиткерделәр. Казанны алырга ярдәм итсен. Шул хәлне ачыкларга килгәнме?.. Юркәй кенәз ризалыгын биргән бит инде, угланы Булат барысын да җайлап кайтты: турыдан-туры кенәзнең үзе белән күзгә-күз калып сөйләшкән. Шуның өчен бу хәлне бары тик угланы Булат һәм Илһам хан үзе генә белә иде. Әгәр дә мәгәр Юркәй кенәз яшерен сөйләшүне илчесе Яким Күчтемгә әйткән булса?.. Яким Күчтемнең Болгар тулы товар ишләре. Бу хакта әнә анасы сөйләнеп тә йөри СКАЧАТЬ