Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 38

СКАЧАТЬ Зөбәрҗәт йөрәге белән сизәр-тояр иде, табиб башка нәрсәгә тансыклый: үзенеке итәргә. Әмма бу адымны ханбикә беркайчан да ясамаячак иде, ул хакта да белә иде булса кирәк бахыр табиб. Сәлим хан да сукыр түгел, ике арадагы карашларны күрде дә тизрәк табиб Антонийны кенәз Всеволодка биреп җибәрде.

      Гөнаһсыз иде табиб, Зөбәрҗәт ханбикә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны бары тик яратты гына, җавапсыз яратты. Дөрес, кайчакларда сулышы белән тартып китерердәй чаклары булды, ахыр чиктә барыбер тыелып калды.

      Әйе, яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга бәйле хатирәләр дә юатмады. Чын үпкәсе, ахыр килеп, угланы Илһам ханга бәйле иде, җан ачуы аны тәмам хафага салды. Менә ничә көн инде угланы Илһам, мең төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша.

      Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм аны күреп сискәнеп китте.

      – Саумысыз, ханбикә? – диде ул, бераз дәшми торгач.

      – Аллага шөкер, кәтиб! Үт, уз.

      – Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага Базарга барып килер идем. Табиб Антоний кайткан, диделәр.

      Әле генә искә алып утырган кешенең Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт язмыш кошын тоткандай торып басты. Аның бит очлары алсуланып китте, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйнады.

      – Хафизҗан, мин дә барсам икән?

      – Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен.

      Ханбикә, Сәлим хан вафат булганнан соң, сарайда бары тик бер кешегә – кәтиб Хафизга рәхмәтле иде. Менә, ичмасам, үзгәрмәс кеше. Рәхмәтле, итагатьле, инсафлы, беркайчан да кешене юк-барга рәнҗетмәс, шәфкатьле, ягымлы вә зыялы. Менә хәзер дә рөхсәтне ханнан түгел, ханбикәдән сорарга килгән бит. Яван кызы белән торса да, ханбикә аңа әллә кайчан фатихасын биргән иде инде. Дөрес, яван кызы белән һаман никахлашмыйча, болай гына торалар икән. Бәлкем, дөрес эшлидер. Яраткан вә ихлас гашыйк кешегә никах ни ул…

      Ага Базарга барасы итте дә, чыннан да анда Антонийны очратса? Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган кешесен күрергә барган кебек булмасмы?.. Юк инде, бармас, ахрысы, ул. Үзе сарайга бер килер, килми түзмәс. Димәк, угланы Илһам үз дигәнен итә тора. Тиздән Баян баһадир да килеп җитәр, сарай тәүгечә шау-гөр килеп тора башлар, мөгаен.

      – Йә, үзең генә чыгарсың инде, Хафизҗан. Күрсәң-нитсәң, табибка сәлам юлларсың. Онытмагандыр әле ханбикәне.

      – Оныта буламы, ханбикә! – диде кәтиб Хафиз, ашыга төшеп. Ләкин икенче мәлдә инде оялып күзләрен түбән төшерде.

      – Онытмагандыр шул, – диде ханбикә Зөбәрҗәт. – Ничәмәел сарайда безне дәвалап торды да…

      Ханбикә тагын нидер әйтергә теләгән иде, тыелып калды, калтасыннан бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады.

      – Мохтаҗлыгы булса, Антонийга бирерсең. Ханбикә бирде дип әйтерсең, – диде дә Зөбәрҗәт, күтәрелеп, кызлар ягына кереп китте.

* * *

      Беркөнне, СКАЧАТЬ