Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 72

СКАЧАТЬ Болгарга – Кубрат ханга, дошманмы?.. Әллә, булмаса, Болгарда да император теләкләрен үтәп йөрдеңме?.. Юк, Агасике Кубрат хан яклы түгел, хан яклы булса, императрицага дигән хатны укытучы аңа биреп җибәргән булыр иде. Хатны укытучы миңа бирде, димәк, грек Агасикегә караганда ул миңа ышанарак төшә…»

      Баскычлардан югары менделәр, төп сарай ишекләренәюнәлделәр. Илчеләр килеп җитәр-җитмәс, ишекләр ачылды. Ниһаять, Болгар илчеләре тәхет бүлмәсенә керделәр. Диварларда – вакытлы фәрештәләр, гәүдәсен бары тик тукыма белән каплаган ир-атлар, сурәткә төшерелгән аксакаллар, идәннәре мәрмәрдән, ялтырап тора, бүлмәнең нәкъ уртасына куелган балык авызыннан һәм аның янәшәсендәге гөлҗимеш гөленнән су бөркелә. Бүлмәдә дымсурак саф һава. Җәннәт дигәннәре шулмы әллә, дип сөйләнде болгарлар. Ике якка баскан сакчылар яныннан уздылар. Сакчыларның кулларында капкада торган сакчыларныкы кебек айбалталы сөңге түгел, – ятаган, киемнәре дә кыска, үзгә иде.

      – Болары императорның җансакчылары, – диде буйтур, Дәнис бик каерылып карый башлагач.

      Императорның тәхете янына якынлаштылар. Дариан алгарак чыкты, тизрәк атлап китте. Бүлмә түрендә биек тәхеттә башына алтын таҗ кигән император Ираклий утыра, аның уң кулында… «Йа Тәңрем, – дип, сихерләнгәндәй императрицага карады буйтур, – йа Тәңрем, бу кадәр Аппак ханшага охшар икән!» Бер күрүгә үк императрицага үзе дә аңламаган якынлык тойды Илбарыс. Ирексездән укытучы биреп җибәргән хатны капшап карады. Түшендәге хат исән иде.

      – Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, күп яулар каһарманы, бөтен дөньяга ия Хода илчесе Ираклий, кыеп әйтергә мәҗбүрмен. Болгар илчеләре исән-имин килеп җиттеләр. Илчеләр башлыгы Кубрат ханның буйтуры Саклаб улы Илбарыс сезнең алда!

      Тантаналы рәвештә илче турында әйтеп биргәч, Дариан бер читкә тайпылды, артында янәшә басып торган Илбарыс белән Дәнискә юл бирде.

      Императорның уң кулында – чукмар башлы таяк, өстендә— кызылга алтын җепләр тукылган чапан, аякларында— болгарның сафьян итекләре. «Кубрат хан бүләге», – дип уйларга өлгерде буйтур. Императрицага карап алды. Бая ул, күргәч тә, императрицаны ханша Аппакка охшаткан иде. Хәзер исә алар арасында андый охшашлык күрмәде. Императрица Мартина тутсыл йөзле, кара чәчле, төз, озынчарак борынлы иде. Күзләре коңгырт. Императрицаның күзләрендә әйтеп бетермәслек мөлаемлык бөркелеп торган наз күрде буйтур. Императрицаның аяк астында – аю тиресе, иңендә – кеш тиресеннән тегелгән шәл, шәле иңнәреннән төшебрәк тора, ялангач иңбашларын үтә күренмәле челтәр белән каплаган.

      – Бөек Византия империясенең галиҗәнаплары, Бөек Болгар дәүләте илчесе Илбарыс сезгә исәнлек-саулык, тазалык һәм мәхәббәт тели.

      Император ярдәмчесенә күз сирпеп алды, елмайды, императрица исә, кызыксынып, илчегә карап куйды.

      Илбарыс буйтур белән Дәнис императорга, аннары императрица Мартинага бил бөктеләр.

      – Хәерле килүең белән, илче!

      – Галиҗәнаплары бөек император Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат гүзәлләрнең гүзәле императрица Мартинага, СКАЧАТЬ