Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 70

СКАЧАТЬ үзендә, бүлмәсендә йоклап ята, – диде егет, ятагына сузылып яткач. – Эгина үзендә йоклый, җизни.

      Дәнис белән Илбарыс күзгә-күз карашып алдылар.

      – Бүлмәдә йоклап ята?! – дип кайтарып сорады Дәнис.

      – Бүлмәдә, бүлмәдә, – дип кабатлады, терсәгенә таянып, егет. – Бүлмәдә!

      Дәнис кабаланып чыгып китте һәм, күп тә үтми, әйләнеп тә керде. Койрыкчының куанычы йөзенә үк бәреп чыккан иде:

      – Буйтур, Эгина чынлап та йоклап ята. Мин аны уяттым, ул беркая да чыкмаган… Чәчләре дә коры…

      Бу юлы Агасике белән улы күзгә-күз карашып алдылар.

      Өске катта ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дәнис белән Илбарыс тышка чыктылар. Койрык ягыннан ике алып йөгереп килде:

      – Буйтур, буйтур, койрыкчы ярдәмчесен су анасы алды. Булышчы иптәше авыз ачып сүз әйтә алмый, әллә эчкән, әллә иләсләнгән.

      Буйтур белән Дәнис койрыкка йөгерделәр. Койрыкчының ярдәмчесе кораб читенә тотынган да бертуктаусыз каравыл кычкыра, килә-килүгә, байтур алыпны үзенә таба йолкып алды, күзләренә карады.

      – Акырма! Туктал! Бу – мин, буйтур! Ишетәсеңме, – диде буйтур, аның колагына иелеп. – Ишетәсеңме, кычкырма!

      Бу койрыкчы Дәниснең икенче ярдәмчесе иде, беренче ярдәмчесен су анасы алган булып чыга.

      – Буйтур, Илбарыс буйтур, – диде ярдәмче, тирә-ягына карап алды. – Хәзер генә корабта су анасы булды.

      – Су анасы безгә ачу тота, корабта языклы кеше бар, аны диңгезгә атмыйча, су анасы бездән китмәячәк, башкача безгә котылу юк, туганнар, – диде Дәнис.

      – Тик тор, Дәнис! Ишетәсеңме, тик тор! Бернинди дә су анасы юк, – диде буйтур, күзе белән каравылбаш Камайны эзләп тапты. – Камай, әйдә минем белән. Алыпны имче карасын.

      Буйтур, йөгерә-атлый, бүлмәсенә кайтты, каерып ишекне ачты. Бусаганы атлап керде дә туктап калды. Бар нәрсә дә үз урынында кебек иде. Буйтур тиз генә сәке астыннан сандыкны тартып чыгарды, ачкыч белән йозакны борды, ачты. Алтын урынында, исән иде. Буйтур шапылдатып капкачны япты, сандык өстенә утырды, җиңе белән маңгаена тибеп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

      – Буйтур, – диде каравылбаш Камай. – Икенче алыпны су анасы алды. Дәнис, языклы кеше булгандыр, ди. Языксыз кеше буламы? Син дә әнә хан кызы…

      – Каравылбаш Камай, менә бу сандыктан тәңкә алтын югала икән, шул булыр синең языгың, беренче итеп сине суга ташларбыз! Дәнис белән мин үзем сөйләшермен. Коткы таратып йөрмәсен…

      – Буйтур, – диде Камай, кыюлана төшеп. – Буйтур, мин алардан шикләнәм, греклардан. Дәниснең хатыны суда балык кебек йөзә. Кызсарай алдында коендылар, үзем күрдем…

      Буйтур бертын каравылбашка карап торды, аннары терсәге белән тезенә таянды да башын учына куйды.

      – Ишкәкчеләр нигә шаулыйлар?

      – Су анасы икенче алыпны алганнан соң, ишкәкчеләрнең котлары алынган, алыпны кочаклап суга сикергәнен күргәннәр.

      – Тынычландыр үзләрен, су анасы колларга тими, диген. Кылган языклары СКАЧАТЬ