Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 73

СКАЧАТЬ Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат сездән бик күп корал сорады. Көнчыгышта, Итил елгасы тамагында, хазарлар күтәрелеп килә… Әмма әүвәл, галиҗәнаплары, сезгә Кубрат ханның бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. – Буйтур әйберләрне император алдына куярга дип ишарә ясады, җофар тиресеннән тегелгән тунны императрица каршына куярга боерды. Алдына өелгән бүләкләрдән канәгать калуын яшермичә, император аягүрә басты, кузгалды, килеп, буйтурны кочагына алды.

      Бүләкләр арасында ниләр генә юк иде. Сафьян итекләр дисеңме, көмеш өзәңгеләр, тәпән-тәпән бал, сандал агачыннан ясалган иярләр, хатын-кыз калфаклары, затлы тиреләрдән теккән бүрекләр, иләгән күннән эшләнгән күлмәкләр, өс киемнәре дисеңме – һәммәсе бар иде. Җофар тиресеннән тегелгән тун исә күз явын алып императрица иңенә салынды. Хатын-кыз биредә дә хатын-кыз булып калды, бүләкне алгач, императрица күрше бүлмәгә чыгып югалды. Бераздан ул әйләнеп тә керде, күз-йөзе елмая – бүләктән канәгать иде. Хатынының елмаюын күреп, император тәхетенә утырды, кулына таягын алды.

      – Илче, патрикий Кубрат хан империягә гаять матур бүләкләр җибәргән. Болгар илчеләре минем иң кадерле кунакларым булыр. Тиздән Кубрат ханга өч кораб корал озатылыр! – диде император, аннары янәшәсендә баскан ярдәмчесенә боерып. – Иң әйбәт коралларны илченең корабына төягез. Үтәгез!

      Император, сөйләүдән туктап, бертын уйланып утырды, аннары тәхет тирәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Шиге калмады, кирәкмәгән кешеләр юк иде. Чөнки кичә генә ул Йулыш каган сәүдәгәреннән коллар сатып алган иде һәм бер кораб корал биреп җибәргән иде. Коллар бик кирәк иде императорга, якшәмбе көннәрдә ипподромга чыгып орышырдай көчле алыплар калмады. Ә халык тамаша көтә, бер-берсен үтергәнче алышкан кол алыплар орышын күрергә гадәтләнеп киткән куштаннар гауга куптаралар, бу хәлдә күбрәк базилевсны гаеплиләр иде, аннары императорның үзенә дә үлемсез алыпларны карарга күңелсез була башлады. Ә хазар сәүдәгәрләре Төн илләреннән әллә ниткән батырлар китерәләр. Аларның бер-берсе белән канга батып орышуларын, үлем белән яшәү арасында тартышуларын каравы үзе бер гомер. Ул колларны сарациннарга каршы сугышка җибәрәсе иде дә бит, халык шаулый, азынды, узынды, бабалардан калган гадәтне куа. Шуның өчен коллар алырга алтын да, корал да кызганмады император. Ахыр чиктә кол тамаша кылу өчен генә кирәкми иде империягә, кол сугышта беренче булып кирмән диварына менүче дә иде. Кол артка чигә алмый, император укчылары аны шундук үтерәчәкләр, колга дошман дивары өстенә менү күп тапкыр артыграк. Чөнки дошманны җиңгән хәлдә генә, орышта катнашкан кол ирек алачак иде. Ниһаять, илче Илбарыс императорга соңгы әманәтне тапшырды – Кубрат ханның пергаментка язган хатын бирде. Шунда ул укытучысының императрицага булган хатын янә капшап карады һәм, текәлеп, аңа карап алды. Күңеле сизде бугай императрицаның, шул хәрәкәтләрдән соң ул буйтурдан күзен дә алмады. Буйтур да моны сизде һәм күзе белән генә аңа да хат булуын сиздерде.

      Император, пергамент төргәген кулына алгач, әйләндереп-әйләндереп карады. Шиге калмады: тамга Кубрат ханныкы иде. Император хатны вәзиренә бирде. Тегесе төргәкне СКАЧАТЬ