Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 76

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Кубрат хан сүзендә торыр, Дәнис.

      – Алай да мин, буйтур, кенәзләр белән ханнарга ышанып җитмим. Мин күз атып йөргән кызны кенәз куштанына биреп җибәрде.

      Шулвакыт ишек ачылды, бусагада Агасике пәйда булды. Төптимерче елмая, шат иде. «Базилевс эшен мактаган, күп итеп акча биргән, шуңа авызы колагына җиткән», – дип уйлады буйтур.

      – Илчеләр! – диде, авызын җыя алмыйча, Агасике. – Сезне император кичке ашка чакырды. Кичерә күрегез, буйтур, тылмач сорамадым. Берсе – киявем, икенчесе – якын дустым, дидем.

      Илбарыс буйтур Агасике килеп керүгә шат иде, ул, куанычын сиздермәскә тырышып, беравык дәшми утырды. Ике алыпны су анасы алуы, Эгинаның юеш чәче, Агасикенең киенгән килеш ятагында ятуы – барысы да ниндидер җеп белән Агасикегә килеп тоташа иде. Шик юк, Агасике императорга җаны-тәне белән хезмәт итә.

      – Мин сезне бераздан ала керермен. Җыена торыгыз, дуслар.

      Шулай диде дә Агасике чыгып китте.

      Илчеләр өс-башларын караштырдылар, җыендылар. Уларада грек әйләнеп тә керде.

      – Әйдәгез, дуслар, императорны көттермик, иртәрәк барыйк.

      Алдан төптимерче, аңа буйтур белән койрыкчы иярделәр.

      Килгән юлдан сарайга юнәлделәр. Аш бүлмәсенә килеп керүгә – бүлмә генә түгел бу, зур бер сарай иде – сөрәнче:

      – Бөек Болгардан килгән Кубрат хан илчеләре Илбарыс белән Дәнис! – дип кычкырды.

      Түргә уздылар. Озын өстәл янында императрица, аныңкаршына Илбарысны утырттылар. Илбарыс, баш иеп кенә,император, императрица һәм бар булган кунаклар белән исәнләшепалды.

      Патшакалага китәр алдыннан Кубрат хан философны чакыртты һәм буйтур Илбарысны сарайда буласы очрашуларга өйрәтергә кушты. Илчене император сараенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә-өйрәтә ике көн буена җәфаланды философ Иоанн Фасиан. Күпме түләгәндер хезмәте өчен философка Кубрат хан, әмма буйтур аңардан канәгатьләнерлек билгесе алган иде. Шуның өчен булса кирәк, буйтур табынчы күрсәткән урынга бик кыю килеп утырды. Моны, әлбәттә, император да күрми калмады, буйтурга карап, ягымлы гына елмаеп куйды. Буйтур, җамны эчемлек белән тутыра барган саен, аз-аз гына эчеп утырды. Ә менә Дәнис белән бераз чатаклык килеп чыкты. Койрыкчы салган бер эчемлекне күтәреп эчеп бетерә барды, шуңа күрәдерме исерә төште, кыюланды, кычкырыбрак сөйләшә башлады.

      Императрица Мартина Илбарыска еш кына күз сирпеп алгалады, ул кайчак аңа шундый иттереп үз итеп карады ки, буйтур, ни кылырга белми, күзләрен түбән төшерде. Мәҗлескә императрица тагы да матуррак киенеп килгән иде. Аны беренче тапкыр күргәч тә, буйтур бу хатындагы гүзәллеккә таң калган иде, кич белән исә императрица тагы да чибәрләнә төшкән кебек күренде. «Менә кемнән карап язган икән иконаларын патрикий Симеон», – дип уйланып утырды буйтур. Чиркәүгә кергән бер болгарга нәкъ менә патрикий Симеон бушлай тәре бирде, Мәрьям ана сурәте дип, иконалар өләште. Имештер, әнә шул иконаны почмакка шәм яндырып куйсаң, аңардан һәрдаим СКАЧАТЬ