Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
– Бик озакка түгелдер бит, илтотар?
– Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр чокыр эчәбез, – дип, Куриш илтотар әче бал салучыларына чокырын сузды. – Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм.
– Мин сезнең исәнлеккә, илтотар.
Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде.
– Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен…
Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде.
– Килешерме соң, илтотар?
– Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташың табып бирер. Килештекме?..
Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм, килешеп, ияк какты.
Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар.
Куриш илтотар Кытай, Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып, бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне яратаиде һәм аларга хатыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай ханкызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә, биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый, күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай углы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече каенише Атилланы калдырды.
Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә углы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр дип, үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Углы кайтканчы, шаһиншаһ Ядигәрнең, ил башы булган илбашының, үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде.
Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта, ни кылырга белми, дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле СКАЧАТЬ