Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча, кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды. Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә, Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте:
– Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар, вакытлыча булса да алар бездә калырлар…
– Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, – диде хатыны Айгөл.
Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу – угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште.
Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм, ир-канаты Куриш җизнәсенә карап:
– Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, – дия-дия, Атилланың аркасыннан сөеп алды.
Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде – терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады.
Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган.
– Син кем? – дип сорады Атилла кыздан.
– Мин – илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, – диде сары чәчле кыз җитди рәвештә, аңа таба карамый гына.
Гаҗәпкә калудан Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәле түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны, Мәңгүк хан углын, угорларда калдырырга.
– Мин – унуклар ханы Мәңгүк углы Атилла, – диде ул, ниһаять.
– Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа синең кырыңа басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл – минем әнием.
– Димәк, без кардәшләр.
СКАЧАТЬ