Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
Тарих битләреннән: «Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп чигенергә мәҗбүр була». «371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла». «Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң, мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр углы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешеләре саналган хәрәм атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче углын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар.
421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру, Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла, һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин хуннар-гуннар дәүләте, Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек, тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бер иш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны – күчмәләр белән гуннар йөзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савыт-саба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар, гуннар килгәнче, йөк-әйберләрен һәм тауарларын кышын вә җәен, үзләре җигелеп, чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән тимер җитештерүгә СКАЧАТЬ