Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга, янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы, бормаланып, әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле, кырт борылып, чылтырап аккан чишмәне кичә, әле, һич көтмәстән, нинди дә булса авылга барып төртелә.
Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артакны җибәрде, теге, әйләнеп килеп, шикләнергә урын юк, дигәч кенә, юлын дәвам итте. Йөзбаш та шаһзадәнең хәлен аңлый иде, әмма үз хәле дә хәл иде, ул шаһзадә өчен хәрәм атакай Шахрай алдында башы белән җавап бирәчәк, ә шаһзадә алдында – Германрих король кызы өчен. Шуның өчен булса кирәк, йөзбаш бик сак хәрәкәт итте, алга таба багучыларын гына җибәрмәде, үзе дә барып карады һәм, ул-бу юклыгына тәмам инангач кына, юлын дәвам итте.
Алда күренгән каланы багып кайткач һәм ошбу калада аны хәрәм атакай Шахрай көтүен белгәч, Бәһрам шаһзадә шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Чөнки ул да кеше янында кеше иде.
– Димәк, кайтып җиттек, йөзбаш, кайтып җиттек! – диде ул, шатлыгын яшерергә теләп, тыела төшебрәк.
Әмма башкалага ерак иде әле.
Шунысы куанычлы булды, шаһзадә Бәһрамны әнә шул кече калада да хәрәм атакай колач җәеп каршы алды. Һәм, үз чатырына дәшеп, илдә булган бар хәлләрне дә тәфсилләп сөйләп бирде. Атасы тарафдарлары Фәрүз каласында әле булса сугышып яталар икән. Атасы тарафдарлары дехканнарга таяналар, ә халыкның күбесе мөбәтләр яклы икән.
Хәрәм атакай Шахрай авызыннан бу хакта ишетүгә, бер мәлгә ни куанырга, ни юанырга белми утырды. Беренчедән, авызларына ит азыгы кабарга, хатын-кыз янына якын килергә курыккан, бары тик җиләк-җимеш, яшелчә-үлән ашап торган мөбәтләргә ышанып җитми иде ул; икенчедән, бу халыктан бераз курка да иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам алар белән берләшүдән, алар кушканны эшләүдән баш тартса, бәхәссез, алар аның теләге белән исәпләшеп тормаслар. Моның янына башкалада Бәһрам шаһзадәнең бер анадан туган энесе Хәсрәү бар. Ул да тәхеткә өмет итәдер, сарайда да аны тәхеткә утыртырга теләүчеләр табылыр. Һәм, әлбәттә инде, аны бер йөзбашы гына коткара алмас, гәрчә йөзбаш кул астында шактый кыю һәм батыр яугирләр булсалар да.
Шушы уйлардан соң икенче көнне башкалага таба юл чыккач, берара китүгә, шаһзадә Бәһрам йөзбаш Артакны үз кырына дәшеп алды.
– Мин сезне тыңлыйм, шаһзадәм, – дип атын тыя төшеп, бер җайдан атын атлатып китте йөзбаш.
– Әнә күрәсеңме, йөзбашым, Иран дөньясының башкаласын. Күрәсеңме?! Гүя ил ханбикәсе СКАЧАТЬ