Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 37

СКАЧАТЬ белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек, шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннәр надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай, бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде, дип чыгып китү җаен карый. Бер ише исә, шул чүпрәкне исни-исни, храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән.

      Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секталар оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте, һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.

      – Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары, – диде кыз, чак кына чүгә төшеп. – Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.

      Ул аны туктатасы һәм, иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә, тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дөрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләнебрәк китте сыман.

      – Ач йөзең, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.

      Кызның битләре тагын да алсуланып китте, һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, соңрак хәтта, керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.

      – Чәчкә, – диде бакчачы, шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. – Чәчкә, сине анаң дәшә.

      Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды.

      – Йә, тор, бар, юлыңда бул, – диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте.

      Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул – шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар.

      Шулвакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә кальбен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер көчәеп китте, СКАЧАТЬ