Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 34

СКАЧАТЬ Константин Лицәйне әсир итә һәм, тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә, борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәктә, башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә.

      Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр анда олау-олау товар китерә башлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп килгән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз башкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз тоткан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм, күп тә үтми, Көнчыгыш Рим – Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә Рим көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса, Лицәйне җиңгәннән соң, Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә.

      Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме?

      Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диаклетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла – ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диаклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра – Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен, ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш.

      – Атакай, – диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. – Атакай, әйт әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады?

      – Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннәре моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр.

      Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрәм атакайларның сакал-мыегы үсми, дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дуга сыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһиннең? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән СКАЧАТЬ