Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 8

СКАЧАТЬ баланың йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Елмаеп куйды. Хатынының корсагына кулын куеп улы белән «сөйләшергә» дә теләге зур иде, әмма тыелып калды. Карында бала юк иде инде. Хатынының авыры өч атна элек төшкән иде. Ләкин Хәмит кенә моның белән килешергә теләмәде. Аңа гел Лена авырлыдыр сыман тоелды.

      Ишек төбендәге чөйгә эленгән сырмасын беләгенә асып, галошын кулына тотты да, ишекне шыгырдатмый гына ачарга тырышып, өйалдына чыкты. Утны кабызып җибәрде. Сырмасын киде. Аның кесәсеннән тәмәке алып кабызды.

      Әле генә сәер төш күреп уянып китте ул. Ишектән үзләренең буаз сыеры кереп килә икән.

      – Түгәнәй! Анаңны!..

      Хәмит сикереп торып аны шулай куалый башламакчы иде, сыер телгә килде:

      – Кумый тор әле син мине. Йомыш белән килдем бит.

      – Син… – Хәмит ачкан авызын ябарга да онытып катып калды.

      – Гафу ит, – диде сыер, җитди сөйләшүгә килгән эшкуар шикелле, – мин сине куркытырга теләмәгән идем. Ләкин кичектергесез эш килеп чыкты. Безгә сөйләшергә кирәк.

      Һәм ул кайдандыр ике тәмәке алып, берсен Хәмиткә сузды, икенчесен авызына капты, кучкардан шырпы алып кабызды да гомер буе тәмәке көйрәткән ирләр кебек төтен суырды һәм аңа төбәлде:

      – Монда сөйләшәбезме, әллә ихатага чыгабызмы?

      Хәмит хатыны яткан караватка күз йөгертеп алды. Бәхеткә каршы, ул уянмаган иде. Аннан сыерга борылды:

      – Тәмәкеңне сүндер. Күрмисеңмени?

      – Алайса чыгып сөйләшик, – сыер ишеккә борылды, – өйдә тартырга ярамыйдыр.

      – Сиңа бөтенләй тартырга ярамый, – диде Хәмит, сыерның корсагына ишарәләп, – бозаудан язасың киләмени?!

      Сыер кычкырып көлеп җибәрде:

      – Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килгән идем.

      Хәмит ишектән чыкканда тупсага абынып егыла язды да дертләп уянып китте. Күзләрен ачканда, тирә-юньдәге шомлы караңгылыктан бернәрсә дә аңлый алмыйча, үзенең өнендәме-төшендәме икәнен чамаларга тырышып ятты. Хатынының һәм балаларының татлы мышнавыннан башка бернәрсә дә ишетелми иде…

      Бу төшне ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Хәер, ник юрап торасы инде аны, абзарында буаз сыеры ята ич. Керергә дә карарга кирәк. Сыер бозаулау – авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында, тәрәз шакып, «Сыерыгыз бозаулады!» дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар, бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.

      Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрүгә елмаеп тәмәке көйрәтеп торган сыерны күрер төсле тоелып, тәне эсселе-суыклы булып киткән иде, әмма алай булмады. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә, ул назлы мөгрәп куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит СКАЧАТЬ