Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 5

СКАЧАТЬ дә юк иде инде…

      Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны күздән кичерде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан соң, биштәреннән кирәк-яракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде.

      Көрәктәй кара сакалын сыйпап, көзгегә карап торды. Күзләрендә чиксез моң иде. Бераздан, катгый бер карарга килеп, кулына кайчы алды. «Үткәннәрне дә шулай җиңел генә кисеп ташлап булса икән», – дип уйлады ул, кайчы белән беренче киртек ясап. Һәм, үзенең кире уйлап куюыннан курыккандай, ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды.

      Ул, әлбәттә, гөнаһлы иде.

      Юк, чиркәүдән күңеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән соң, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күңеленә беркадәр тынычлык тапты. Аның үткәндәге гөнаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикелле. Һәрхәлдә, аңа үзләренең тиңе итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки аның күңел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Менә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнең хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, аның гөнаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Алайга китсә, чиркәү үзе үк гөнаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде. Һәм монда «Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар» дип лаф оруларның кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. Һәм Михаил күңеленнән генә кабатлады: «Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи». Гадәтенчә, әлеге тәгъбирнең чыганагын да күңеленә теркәп куйды: «Евангелие от Луки 4:8». Бер дә «чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз» димәгән бит. «Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына» дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала лабаса. Нәрсә әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән гади бәндәләрнең Ходай вазифасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.

      Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасыннан тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Һәм бу хакта онытырга СКАЧАТЬ