Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 33

СКАЧАТЬ чын дөреслеге исбат ителмәгән булса да (күбәүләр аны фальсификация дип саный), Патша Россиясе һәм СССР империясенең тышкы (шулай ук эчке) сәясәте, аның нәкъ Пётр патша «васыяте»нең бөекмәмләкәтчел принципларына тәңгәллеге бу хакта безне җитди уйланырга мәҗбүр итә.

      Бәләкәй генә белешмә.

      Бөек фикер иясе Лев Толстой император Пётр патша турында: «Һәйкәлләр кую түгел, аны тәмам онытырга кирәк», – дигән. Ә чордашлары (мәскәүлеләр) Пётрны кеше дип түгел, «антихрист» дип атаганнар. Явыз Иваннан да кансызрак дуамал рус императорына төрекләр биргән кушамат дөреслеккә бик туры килә, алар бу залимне «тиле Петро» дип йөрткәннәр (моны Габделбари Баттал Таймас яза), чөнки, ул патшалык иткәндә, Рәсәйдә дар агачлары һәм җәллад балтасы ялны белмәгән… Татардан күзе кара булган өчен дә, җомга намазына йөргән өчен дә, инештәге яңа бәке өчен дә өстәмә салым каера башлаганнар. Халыкның йөрәк өзгеч «Лашман бәетләре» Пётр патша заманында чыккан. Менә шушы затка бүген яңа һәйкәлләр торгызып, исемен диварларда кабатлыйлар инде.

      «Ил корабын җил сөрә» дип исемләнгән икенче бүлектә Г. Ибраһимовның «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән әтрафлы мәкаләсе урнаштырылган. 1927 елда тезис-доклад итеп язылган бу мәкаләдә автор үзенең теоретик фикерләре белән уртаклаша, татар мәдәнияте үсешенең перспектив юлын, аның үсеш баскычларын, максудын билгели. Теориядә бик дөрес булган фикерләр белән янәшәдә без бөтенләй икенче Галимҗан Ибраһимовны да күрәбез. Кол-габид Ибраһимовны. «Минемчә, – ди ул, – моңа иң ачык һәм тулы җавапны И. В. Сталин иптәш бирде». Сталин тоткан милли сәясәтнең нинди җимешләр җитештерәсен, миллионнарча корбан сораячагын Галимҗан Ибраһимов белмәгән әле… Боларны ул берничә еллардан соң «мөлдерәмә тулы җамаягы белән» татыячак.

      Кулыбыздагы Мәҗмуганы төзүче бу вакытта Галимҗан Ибраһимовның капма-каршылыклы шәхес булуын (моңа мәҗбүр ителүен) күрсәтүне дә күздә тоткан шикелле.

      Шушы ук бүлектә Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиевнең «Болганчык еллар авазы» дигән мәкаләсен (1992) укучы кат-кат күздән кичерер дип уйлыйм. Бераз купшы беллетристикага тартымлыгы игътибарны тупларга комачауласа да, мәкалә укучыга нык тәэсир итә. Аны укыйсың да аптырашка каласың. Әдәбиятчылар әртилендә рәтле-башлы бер генә шәхес тә күренмәгән кебек… Киләчәктә бәйдә тоту өчен, «Черек күл» психологлары аларның һәркайсын нәҗескә буяп ташлаганнар. «Антисовет җидегәнче»ләргә нисбәтән язылган яла-әләкләр санап бетергесез, һәм аларны шушы «җидегәнче»ләрнең могтәбәр каләмдәшләре, көн саен кул кысышкан һәм президиумда янәшә утырган иптәшләре язган. Каләм ияләре арасында кыргый, хайвани паника купкан диярсең.

      «Җидегән»нең бөтен трагедиясе Г. Минский хаты аркасында дип уйларга тулы нигез бар», – дип язалар Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиев.

      Авторларның фикере документлар белән дәлилләнә.

      Мәкаләне укыгач: «Их, Минский, Синский, – дисең. – Их, Такташ, Такташым… Их, Туфан, Туфанкаем…»

      Әйе, документлар белән танышканнан СКАЧАТЬ