Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Габделджаббар Кандалый
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый страница 42

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.

      414

      Кәмаляти – камиллекне.

      415

      Айати – аятьләрне (догаларны).

      416

      Ләбең – иренең.

      417

      Гъөнчә – чәчәк бөресе.

      418

      Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.

      419

      Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.

      420

      Хыйаляти – хыялыйларча.

      421

      Күрәчәк – күргәч.

      422

      Рәүнәкъ – яктылык, нур.

      423

      Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.

      424

      Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.

      425

      Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.

      426

      Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.

      427

      Биңзәр… айа – айга… охшаш.

      428

      Сайа – саный.

      429

      Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.

      430

      Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.

      431

      Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).

      432

      Къамәтең хубий – буй-сының гүзәл.

      433

      Хуби (хубы) – яхшысы, әйбәте, матуры.

      434

      Тугаймусың күби – күпләп, күп булып туганмысың.

      435

      Бу галәм бәрчидә нәбат – бу галәм яшеллек (гөл-чәчәк?) белән тулы.

      436

      Вә илля соңрада һәйэат – әмма соңында үкенеч.

      437

      Зикер әйләү – искә төшерү, кабатлау, гел истә тоту.

      438

      Катасың – катысың.

      439

      Чәнди – монда: моның кадәре, моның тикле.

      440

      Сафалар – рәхәтләр.

      441

      Тәәссефтин – үкенечтән.

      442

      Хун-хар – канечәр.

      443

      Зәнки – тупас, кырыс, мәрхәмәтсез.

      444

      Хар булу – хур булу.

      445

      Кусайде – куса иде.

      446

      Күрсәтсәйде – күрсәтсә иде.

      447

      Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.

СКАЧАТЬ