Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 31

СКАЧАТЬ тими, дөнья мәшәкате: өен җыясы, суын китерәсе, терлеген карыйсы, кыр эшенә йөгерәсе бар – кырыкмаса кырык эш, кырык беренчесе чират көтеп тора), әлеге теге белгән-ишеткән догаларны укып бетергәч, Хафизын – күз нурын китлар авызыннан да саклап алып калгач, һич искәрмәстән башына кинәт мондый бер тәшвишле уй төште: болай да егерме өчне тутырып килә торган ул кызга, әгәр Хафизы анда биш-алты ел торып кайтса, егерме сигез, егерме тугыз тирәләре була түгелме соң? Ничек килеп чыга соң инде бу? Бик карт кыз булып утырып кала түгелме соң? Ярый ла, Хафизы киткән вакытта биргән вәгъдәләрен онытмыйча әйләнеп кайтса!

      Кайдан башка килеп керде соң әле бу шайтан коткысы! Вәгъдәсендә тормыймы соң аның Хафизы? Торачак, Алла боерса, торачак. Дөресен әйткәндә, хатлары сирәгрәк килә килүен, мәгәр бит аның бу ягын уйларга кирәк: Хафиз – үз ирегендәге кеше түгел, солдат хезмәтендәге кеше, вакыты бардырмы, юктырмы? Аннары тагы хатны да турыдан-туры Гыйльменисага атап, аларның өенә яза алмый, яраткан кызына хат язган өчен әнисеннән әллә ни уңайсызланмаса да, кеше теленнән куркып, Гыйльмениса аңарга әнисе адресына да җибәрмәскә кушты. Җибәрсә, әлеге шул Түбән оч Хафаза апасы аша инде! Ярый ла, ул Хафаза апасының адресын почта йөртүчеләр бутамаган булсалар…

      Кыскасы, башка бик күп борчулы уйлар янына бу борчу да килеп кушылды. Арада иң куркынычы булып «29 яшь!» кара маяктай алда басып тора иде. Болай да теле авызына сыймас көнче-күбәләкләр егерме өч яшьне «карт кыз булып утырып калуның башы» дип турыдан ук йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, читләтеп-читләтеп исенә төшерә торганда, утыз бусагасындагы «29» Гыйльменисаны – күктә йөреп өйрәнгән горур башны – бик-бик уйландыра иде…

      Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәп ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесен табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде: яучы, колак сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга хәстәрләнү һәм башкалар, һәм башкалар… Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса «һәм башкалардан» соң гына белде: аның кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадәм булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни Аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм икән.

      Ни сабыр, кулы сынса җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы күккә очты. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хафизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды – насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады – аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп СКАЧАТЬ