Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 30

СКАЧАТЬ сезнең буй әрәмәлеккә тана эзли төшәм». Язган язуы – бары шул, ләкин күңелендәге планы – кыек атып туры китерү: тәмәке төрер кәгазьгә аптырап йөргән Хафиз тоздан бушаган бу кәгазьгә, әлбәттә, ташланачак һәм, ихтимал, әлеге сүзләрне күреп алуы да мөмкин. Бусын күрмәсә, иртәгә тагын икенчесен – ак муенлы чуар тананы «югалтып», аны эзли төшәргә кирәк булыр. Вакыты җиткән, дәрте кузгалган, ничек тә эзләп табар!

      Моңа хәтле дә булгандыр, әйтмәгез «булмагандыр» дип, тоз кәгазенә язылган булмаса, күңелләренә, күзләренә язылганны эндәшми-тынмый гына «укып» йөргәннәрдер – яшьләрнекен белмәссең. Ә бу тоз кәгазе почмагына язылган сүзләр үз нәүбәтләрендә шулай ук үз эшләрен эшләделәр. Шул кичне, авыл өсте кызгылт шәфәкъ һәм яшькелт йолдызлар белән тулган шул дымык кичне, көрәшче Хафиз белән Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса кичнең кич буе әрәмәлектә ак башлы тана эзләп йөрделәр, ә ул, юньсез хайван, бактың исә әллә кайчан Әлмөхәммәт байның абзарында башка терлек-туар арасында җай гына күшәп ята, имеш.

      Ни генә димәгез, башын күктә йөртә торган горур кызның күктән җиргә төшүенә сәбәп була ул кич. Бактың исә җирдә чагыштырмаслык рәхәт икән, җирдә, курка-курка гына булса да, җан сөйгән кешең белән бергә атлап йөрергә мөмкин икән. Ә ул җан сөйгән кешең шунда, ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, кулын синең билеңә орындырса, анысы инде бөтенләй дөнья җәннәте икән!

      Әлбәттә, болай соңлап «тана эзләп» йөрүләр эзсез генә узмадылар. Буй җиткән кызның һәр адымын җентекләп күзәтә торган өйдә аның кичнең кич буе югалып торуы шактый зур җәнҗалга сәбәп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, бусы әле моның өй эчендә генә калган хәл. Соңга таба, булганы, уйлап чыгарылганы бөтенесе бергә кушылып, халык теленә үк менде, ә бу кеше сүзләре Әлмөхәммәт байны чәнчелсә бер тамчы каны чыкмас хәлгә китерде. Әйтергә ансат, ишетергә авыр: имештер, рәтле кунаклар колгасы булмаган Чуртан Хәсәнша малае Хафиз авылда бер Әлмөхәммәт байның ефәккә төрелгән кызына борын сузсын. Әллә кайлардан, әллә нинди затлы җирләрдән юлга тузан төшермичә яучылар йөреп торганда, җитмәсә.

      Олылар киреләнә барып, кызны дүрт стена арасына кыса төшкән саен, яшьләрнең хәйләкәрлеге, тапкырлыгы шулай ук арта барды. Кайда инде ул тоз төргән кәгазь почмагына сәлам хат «тырнап» җибәрүләр – алары аның гөнаһсыз яшь чакның беркатлы шуклыклары гына булган икән. Киребеткән Әлмөхәммәт Хәсәншаныкыларны һәм аларның барлык агай-энеләрен кибеткә кабул итмәс, аларга әҗәткә кибеттән әйбер җибәрмәс булды – йөрмәсеннәр коры ком тутырган башлары белән Әлмөхәммәт кибетченең абруйлы исемен төшереп. Әйе, Хәсәншаныкылар ягына кибет тирәсенә хәтта көндез дә килергә ярамый, ә Хәсәншаның малае көрәшче Хафиз үзе төнен, кеше аягы басылгач, Әлмөхәммәт байның өсте чәнечкеле тимерчыбыклар белән беркетелгән биек коймалары аша үтеп, Гыйльмениса йоклый торган яңа өй тәрәзәсенә килгәли иде. Дөрес, Гыйльмениса мәхәббәттән шашынган Хафизны артыкка җибәрми, башка кызлардан СКАЧАТЬ