Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 35

СКАЧАТЬ да саулыкка бик туймаган Барыен жәлләүдән ялгыш ычкындырды. Ничек кенә әйтелмәсен, аның бу сүзләре Барыйга ничектер көлгән сыманрак, һәрхәлдә, ышанып җитмичәрәк карау кебек ишетелде. Һәм бу аның бөтен икеләнүләрен берьюлы чәлпәрәмә китерде. Барыйның әле Гыйльменисага өйләнгәннән бирле бер эшне дә болай кызу тотканы, мондый тәвәккәллек күрсәткәне юк иде. Гомумән, ул әкренрәк кыймылдый торган кеше иде, бәлки, фәкыйрьлеге дә өлешчә шуннан килгәндер. Эшкә уңган, пөхтә куллы һәм кешеләргә гел яхшылык кына теләүче Гыйльмениса белән янәшә һәм тату яшәү аңардагы ул яман гадәтне куып чыгаргандай булды – ул тәвәккәлләнә төште, аңарда дөньяның кайсыдыр моңарчы күрелмәгән бер почмагын тизрәк күрәсе килү теләге кузгалды.

      Иртәгесен ул котомкасына вак-төякләрен салып һәм капчык өстенә бер кием запас яңа чабата да тагып юлга чыкты.

      Бер көне бер ел булып тоелган чаклары булды Барыйга. Чынлап та, бик-бик ярата икән ул Гыйльменисасын. Анасын яратканга, күрәсең, баласын да шулай өзелеп яратадыр. Аннары тагы хатынының уйный-көлә кисәткәне дә дөрескә чыкты – көннәр бик эссе, таш-тузан арасында көнозын кояш астында эшләүдән башның миләре кипкәндәй була иде. Әмма барысына караганда да яманрагы сагыну иде. Чак кына буш вакыты булдымы, яки төнге йокыга ятып, күзен йомарга өлгердеме – әлеге шул тыгыз ак күкрәген бәләкәченең авызына каптырган хәлдә, ә тегесе авыз читләреннән сөтен ташытып чәпелдәтә-чәпелдәтә, гел Гыйльменисасы белән сабые каршысына килеп баса иде. Шулай да ал димәде, ял димәде, унбиш көнгә дип чыгып киткән кеше нәкъ ике ай эшләп, азмы-күпме акча төшереп, хатынына һәм сеңлесенә бүләк яулыклар, исле сабыннар алып кайтырга чыкты. Һәм кайткач, үзара шаярыша-шаярыша, тагын шуны ачыкладылар: шул ике айда Барый Гыйльменисасына – өенә нәкъ унике хат яздырткан һәм шул унике хатның уникесе дә бертөрле үк сүзләр белән башланып, бер үк сүзләр белән очлана булып чыкты: «Күз алмам да бәгырем, якында чакта белмәгәнмен кадерең…» һәм башка шуның кебек сандугач телләре. Өстәлсә, соңыннан берничә коры сүз белән саран гына итеп нинди дә булса баштан кичкән бер факт кына өстәлгән булып чыга. Аңлаша торгач, шунысы ачылды: Барый үзе яза белмәгәнлектән, хатларны кышлык акча эшләргә дип килгән бер шәкерттән шактый зур хак биреп яздыра торган булган. Дөресрәге, шулай эшлим дип тынычлык табып яшәгән. Бактың исә теге хәйләкәр таз моны утырткан: бер буш вакытында хатларның барысын да стандарт сүзләр, стандарт сайраулар белән язып тутыра да икән, шуңа өстәсә, тик юклы-барлы фактларны гына өсти. Ә бәясен Барыйдан тулысынча каерып, бичараны әкрен генә төп башына утырта бара, имеш. Бу көлке дә, чак кына аянычлы да хәлне ачыклагач, Барыйның теге хәйләкәр шәкерткә ачуы бик чыкса да, инде эш узган: шәкерт анда – кырык-илле чакрымдагы Мамадыш юлында калган, ә сагынып хат яздырткан Гыйльменисасы Барыйның җылы куенында иде. Бу кызыклы ачык авызлык һәм, аннан да бигрәк, ике ай бер-берсеннән аерылып тору аларның араларын тагын да җылыта төшкәндәй итте…

      Шул ук вакытта СКАЧАТЬ