Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 27

СКАЧАТЬ кебек, борыны белән боз тишеп гомер иткән, Гыйльменисаттәй кебек, колхозның нигезен корышкан, әле дә булса җир тырмашып эшләп йөрүче, аннары килеп, аның кебек уллар-кызлар үстергән кешене, әгәр хәлемнән килсә, музейга куяр идем әле мин. Ә теге аның өе түбәсенә флаг менгезеп кадатучы «дурак» ның кем икәнлеген беләсең бик килә икән бел: аны мин әйттем, комсорг Җавит эшләде.

      Мөрсәлимов истә-оста юк чагында кинәт миңа борылды, аның чак кына кысылыбрак торган соры күзләрендә көч һәм халык арасында озак еллар эшләүдән җыелган хәтәр хәйләкәрлек янып тора иде:

      – Менә корреспондент иптәш әйтеп бирер тагын без белмәгәннәрне, – дип башлады ул, сүзләрен юри әкренәйтеп, – япь-яшь көенә ике ирдән калып – берьюлы ике ирдән калганнар турында сүз бармый, берьюлы өч ирдән калганнары да бар аның безнең авылда – элек бер оядан өч бала белән калып, аларны үстереп кеше иткәч, аннары икенче оядан берничәне итәгенә төяп тол калган, и шул атасыз ятимнәрне бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган, и шуның да өстенә колхоз чыкканнан бирле колхозында кая куйсалар – шунда эшләп килгән, и шуның да өстенә яше җитмешкә җиткәнче шушы мәшәкатьле дөньяда без яшьләр белән бер аяктан диярлек атлап килгән Гыйльменисаттәйнең өй түбәсенә, аның бәйрәмен котлап кызыл флаг менгезеп кадау, йә, әйтегез, кайсы контрның тегермәненә су кою булыр икән? Дөрес, безнең колхозда моннан башка да эшләр бар, без аларны онытмыйбыз, иллә мәгәр кешеләрне онытырга да хакыбыз юктыр дип уйлыйм мин. Дөрес уйламыйм икән, әнә корреспондент иптәш утыра, Казанның үзеннән чыккан кеше, законны безнең хәтле генә белә булыр, әйтсен, төзәтсен, тиешле таба икән, «Якты көн» колхозының председателе Мөрсәлимов дөрес эшләми, дип, газетасында язып чыгарсын, сүзем юк.

      Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель, тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады:

      – Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз – безнең мәҗлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе.

      Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак – хуҗаның ишәге дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы күренми, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәҗлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштыргалап йөрергә, туры килсә, җайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен җиреннән СКАЧАТЬ