Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 33

СКАЧАТЬ алудан да читенрәк булды бу төенне алып калу Гыйльмениса өчен! Болай, ичмасам, суынып килә иде инде, суынмаса да, бәгыре алай ук өзелми иде. Һәм кинәт… артта, авылның икенче очында бүленеп калган байлык-дөнья рәхәтенең бер почмагы аның артыннан үзе куып җиткәндәй булды. Гыйльмениса, нәрсәнең нәрсәгә икәнен дә рәтләп төшенеп тормастан, бары тик әнисенең бу төен эчендә яшеренеп килгән шәфкатьле күңелен тоюдан, һич түзеп тора алмыйча, яртылаш таралган төен өстенә йөзтүбән капланып, озаклап елады. Барый һәм аның аптыраган сеңлесе икесе бер якта ни дип сүз кушарга да белмичә катып калдылар, Гыйльменисаның елап туктаганын борыннарын тарта-тарта көтеп тордылар. Гыйльмениса кинәт төен өстеннән башын күтәрде, ул елап туктаган иде инде, күзләре кызыллыкка кызыл, ләкин яшьле түгел иде.

      – Менә бусын сүтеп, иртәгә үк Камәргә күлмәк итеп тегәм, – диде ул, арадан иң затлы бер күлмәген селкеп, – кыз кеше, кеше арасына чыкканда кияр күлмәге юк. Ә менә бу тотыла төшкәненнән алмаш-тилмәш өйдә кия торганны рәтләрбез.

      Ул әле әйтәсе сүзен әйтеп бетермәгән һәм хәзер ни дип әйтергә дә белмичә аптырабрак калган: чөнки төендә Барыена бүләк итәрдәй бер генә әйбер дә юк иде.

      – Әллә сиңа түбәтәй урынына менә бу энҗеле калфакны кидереп йөртергәме икән? Әлмөхәммәт байның кияве була торып, дөньяда юк шундый затлы такыя да киеп йөрмәгәч, – дигән булды, ни әйтергә белмәгәннән шаярткандай итеп. Һәм калфакны шундук кире алып урынына куйды, шул секундта ук ул инде шаяртудан узган иде, – курыкма, урын табарбыз без аңа. Акча китерә торган зат әйбер ул.

      Ул кичне алар утлыгы җимерелгән, ләкин Гыйльмениса бу йортка килен булып төшкәннән бирле әледән-әле су буенда ком белән ышкып агартыла-агартыла чак кына рәткә кергән самавырдан, чынаякларга кашык очы белән генә кәҗә сөте тамызып, гадәттә эчелә торган чәйне эчтеләр, гадәттә сөйләшенә торган сүзләр сөйләшенде, тик Камәр генә, юктан гына да очынып китә торган тәэсирчән Камәр генә, ихтимал, җиңгәсенең күлмәк тегеп бирәм дигән сүзләреннән очынып булса кирәк, тора торгач:

      – Иске күлмәк киеп йөргәнгә генә бөкре дип үртиләр мине, яңаны кисәм, Алла боерса, мин бөтенләй бөкре күренми торганмындыр әле! – дип куйды.

      Гыйльменисаның да, Барыйның да күзләренә яшь килде, чәй эчеп туктаганчы бүтәнчә сүз яңартучы булмады. Ләкин шулай да, сөйләшмәсәләр дә, телләренә купшы сүзләр килмәсә дә, бу кичне, бу табын яныннан торганда, алар өчесе дә күңелләре белән иксез-чиксез яхшырганнар, дөньяда алардан да бәхетле кеше юктыр, дөньяда булса да, боларның Ташлы Ярында андый кеше юк һәм булмаска да тиеш кебек тоела иде. Һәм менә шушы бәхетле кичне Гыйльмениса беренче тапкыр сүрүе-тышы катып беткән иске түшәккә кар кебек ак җәймә җәйде, мендәрләренә яңа тышлыклар кидерде. Хатынының шундый актан-чистадан урын җәйгәнен бер читтән оялган сыманрак карап торган Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек, кинәт бер киреләнеп куйды.

      – Кирәкми, СКАЧАТЬ