Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 22

СКАЧАТЬ (Рамазан?) белән Карамыш, тагын Фёдор Киселёв, ә Дмитрийны әсирлеккә алдылар, һәм Казан ханы аны каты җәзалап үтерде. Русларның 100 000 яугиреннән 7000 генә исән калды, калганнары йә кылычтан үтте, йә вәхшиләрдән куркып качканда суга батып әрәм булдылар. Иделне суга баткан кешеләр каплады, һәм Кабан күле, һәм ике елга – Казансу белән Болак – үтерелгән христианнарның мәете белән тулды, өч көн аларда кан акты, казаннар, күпердән йөргән шикелле, гәүдәләргә басып елгаларны кичтеләр. Русьта кешеләр зарый-зарый егълады, бу егълау Казанда элек тә һәлак булган яугирләрне һәм асылзат яубашларын, кенәз һәм боярларны, гаярь воеводаларны, гади сугышчыларны искә төшерүдән иде, алар Донда Мамай кулыннан үткәндәй һәлак булдылар. Ә Казан ханы хисапсыз мал-мөлкәткә, алтынга һәм көмешкә, атларга һәм сугыш киемнәренә, коралга һәм әсирләргә тиенгән иде, ә хәзер Казан ханы кулына төшкән алтын тавына тиң байлыкның исәбен алырга кемнең аңы җитәр икән».

      Безнең алда әрсез каләм, үткен тел белән язылган беллетристика. Монда ярминкәдәге бәйрәмне сурәтләү дә бар, кинәт ясалган һөҗүм, биек маштан дошманны күзәтүче хан… Ләкин бу хикәядән дөреслекне эзләү файдасыз. Ярминкә үткәреп яткан казаннарга русларның кинәт һөҗүм итүе «Казан елъязмачысы» ның хыял җимеше генә. Ул аны рус укучысының ватанпәрвәрлек хисләрендә уйнау өчен уйлап чыгарган, мөгаен. Илнең үзәгендә утырган башкалага чит гаскәрнең көтмәгәндә һөҗүм итүе мөмкин түгел; бу ялганны язучы Идел ярыннан Арча кырына Казан яныннан гына үтеп булуына игътибар итмәгән; ул еш кына үз-үзенә каршы килә, бутый, мәсәлән, Арча кыры белән Хан болынын тәңгәлләштерә һ. б. Воевода Ф. М. Киселёв бу яуда һәлак булмый, ә бөек кенәзнең борадәре Дмитрий Углицкий – Жилка – әсирлеккә төшми һәм «Казан ханы аны каты җәзалап үтерде» дигән хәбәр чеп-чи ялган. Дмитрий Иванович 1521 елда Угличта үз түшәгендә җан бирә.

      Тар-мар ителгән рус гаскәре Казан ханлыгы җирләреннән чыгып китә. «Кенәз Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары Казаннан Түбән Новгородка китте, ә ханзадә (яуда катнашкан Касыйм солтаны Җангали) белән бөек кенәзнең воеводасы Фёдор Михайлович Киселёв кыр буйлап Муромга юнәлде»[65]

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Поволжье в XV и XVI вв. – С. 131–132.

      2

      Тизенгаузен В. Г. – Т. I. – С. 534.

      3

      ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 92.

      4

      История Крымского ханства. – С. 232–233.

СКАЧАТЬ



<p>65</p>

ПСРЛ. – Т. VI. – С. 245.