Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 29

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ шигърият күген иңләүче-буйлаучы өлкән каләмдәшләренең ачыш-табышларын колак торгызып тыңларга әзер ул. Әңгәмәдәшләре кемнәрме? Кем булса да ярый. Әмма болай тәгаенләвем шигырь язган булып маташучы «чирле» ләргә кагылмый – Зөлфәт сүз көчен тоймастайларны бер күрүдә үк чамалый. Аның белән сөйләшүнең күңел китекләрен савыктырырга дәва итәргә булышуы сәбәпләренең берсе Зөлфәтнең шигырь көчен белүендә булыр. Моны раслау өчен, шагыйрьнең үзен тыңлыйк.

      Шигъри сүзем минем – саф тылсымым,

      Авыр чакта сезгә кагылсын –

      Савыктырсын, горур итсен, берүк,

      Кеше итсен безне бу тылсым!

      Кеше итсен безне… Шигъри сүзнең шушы саф тылсымын, ягъни шигъриятнең шушы төп эшен-йомышын Зөлфәтнең әле кечкенәдән үк – балачактан ук аңына сеңдерүенә нәнүк кенә дә шикләнмим мин. Кинәт ярсулы шаулап, кинәт серле тынып торган аланга беренче тапкыр барып кергәч, дөньяның сихрилегенә сөенгән ул. Тимерче алачыгында әтисенә булышырга өметләнеп чүкеч чеңләткәндә – чүкечне чыңгылдатырга әлегә аның көче җитмәгәндә, дөньяның моң-зарын ишетеп сискәнгән ул. Әрәмәлек буйларында көтү көткәндә, озын чыбыркысын егетлек көченә шартлаткач, шул шартлауның дөнья җырына яңа көй булып өстәлүен туган төбәгенә ишеттерүеннән рәхәтләнгән ул. Тылсым дөньясына балалык-үсмерлек тылсымын биргән ул. Шул чактан ук тылсым дөньясы аны шушы бирелгәнлеге, тугрылыгы өчен үз иткән. Кеше иткән.

      Дөньяга беренче тапкыр аңлап сөенүеннән бирле шигърияттән бизмәде Зөлфәт. Әгәр аңа кечтеки генә хыянәт итсә дә (хәер, хыянәт кечкенәгә-олыга бүленмидер), кичерелмәс фаҗигагә юлыгасын белгән ул. Әдәбиятның бүтән жанрларында каләмен йөгерткәндә дә, Зөлфәт – Шагыйрь. Яңалыкка омтылуы һәм аны таба белүе, сурәтләве-тасвирлавы белән Шагыйрь.

      Шигырьләрне күп язды Зөлфәт, ә соңгы елларда язганнары аеруча ишле, шулары гына да «киң колачны тутырырлык». Мулдан кубуы – аның бәхете һәм дә әдәбиятыбыз өчен казаныш. Зөлфәтнең иҗатын күз алдына тулаем бастырганда, аның бүтән хезмәтләрен иң киме теркәп кенә кую булса да таләп ителә.

      Балалар өчен татарча беренче опера либреттосы язылды. Һәм опера куелды…

      Курчак театры һәм Академия театры өчен шактый санда пьесалар (дөнья классикасы да) тәрҗемә ителде. Һәм алар уйналды…

      Каләмдәшләренең китапларына һәм шигъри көлтәләренә кереш мәкаләләр язылды. Һәм аларны хөсетле, юмакай булмаганнары өчен укучылар ошаттылар…

      Әдәби кичәләрдә бик еш чыгышлар ясалды. Һәм шигырьләрне күңелгә үткәзеп укуны-сөйләүне тамашачылар бирелеп тыңладылар…

      Күп санда булмаса да, хикәяләр язылды. Һәм боларына әдәби җәмәгатьчелек игътибар бирмәде… Ә зерә! «Нә-нә!» исемле хикәясен, мәсәлән (ул җитмешенче еллар уртасында «Идел» альманахында басылды), әдәбият белгечләре күтәреп алырга тиешләр иде. Хикәядә хыялый дөнья фани дөнья – бу дөнья белән үрелдереп сурәтләнгән иде. Мондый хәл әсәрнең тәэсир көчен арттырган иде. Тик тәнкыйтьчеләр чәчмә әсәрләребездә СКАЧАТЬ