Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 30

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ җилле әсәрләр язды. Комган сабы исә (шул исемдәге шигырь) тоткынның һәм конвойның кемлекләрен чагыштыруда-ачуда тотка була ала икән… Әллә һәр нәрсәдә шигырь күрү Зөлфәтне җиһанның олпатлыгына төшендерәме? Хәер, моны Зөлфәт үзе генә беләдер, галәмәтләрнең-могҗизаларның шигырь белән бәйләнеше – шагыйрьлек сере ич.

      Чиксезлекне күзаллавы аның хәтерен ныгыта булыр. Моңа бәйләнештә бер хәлне әйтим.

      Зөлфәт чит телләрне шәп белми (монысы, – гомумән, безнең уртак наданлык). Шулай да «китереп кысса» диикме, башка телләрне тиз үзләштерәчәк ул. Латышлар белән кыска гына вакыт аралашса да, латышча шигырьләр өйрәнеп кайткан иде ул. Моңа инде шактый еллар узды, ә Зөлфәт әлеге шигырьләрне хәзер дә яттан сөйли һәм тәрҗемә итә. Кешенең мөмкинлекләре, чыннан да, чиксез. Көчеңне кызганмасаң, акылыңны җигә белсәң, әлбәттә.

      Заманга бәя бирү булып ишетелә Зөлфәтнең байтак шигырьләре. Бер мәкаләсендә ул: «Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта», – дип язган иде. Әйе, ил язмышы бик тә борчый шагыйрьне. Без Иблис «бисмилла» сын иманыбыз иткәнбез. Бүтәннәр байрагын тезләнеп үбүебезнең, бүтәннәр гимны астында яшьнәвебезнең һәлакәткә китерәчәгенә төкергәнбез. Ватанның гүзәллектән йөз чөерүенә йөз чөергәнбез. Дөньяга ни булуын аңлатырлык хәлебез юк. Бу илгә аксакал һәм егет була белгән чын ир җитмәвенә битараф калганбыз. Шундый яманлыклар турында сөйләгәндә дә, Зөлфәт шигърилекне түргә утырта. Кар һәм моң турында шигыре бар аның. Баштарак ул курай моңнарыннан карның эрүен әйтә, шуңа күрә эчтәлек хиссияттән читкә тайпылмас кебек. Алай түгел икән шул – әгәр син, яманлыклар басымыннан котылу җаен-әмәлен таба алмыйча качып китәргә җыенсаң да, бер нәрсәне исеңдә тот:

      И туганым! Мең гайрәтең чигеп

      Качкан чакта яшел тугайдан,

      Качкан чакта бу җимерек җирдән,

      Һич югында су эч

      курайдан…

      Шагыйрьнең хитап-өндәве аңлаешлы – моң эч. Ә моңың халкыңны-илеңне саклап калуда сиңа юлдаш булыр, сине үзең булудан югалттырмас ягъни.

      Мактыйм мин Зөлфәтне, һәм бу олылавым аңа илле яшь тулу җаеннан гадәти мәдхия булып яңгырый алмый. Моңарчы Зөлфәт шигъриятенә уңай бәя генә бирелүен беләм мин. Әмма тәнкыйтьләмәвемнең сәбәбе бүтәндә. Аның турында шушы кечкенә генә мәкалә язасымны әйткәч, ул:

      – Тәнкыйтьлә әле, Мәгъсум абый! – диде.

      Ләкин мин моны эшли алмадым. Чөнки, шагыйрь белән якыннан аралашып яшәгәч, бер нәрсәне әйбәт беләм: Зөлфәтне тәнкыйтьләргә… Зөлфәт үзе кирәк! Һәм аның, иҗатын гел камилләштерергә омтылып, шигърият турындагы әңгәмәләрдә моны шәп булдыруына шаһит мин. Аннары оста барында тыела белергә тиешсең…

      Күңелнең ләззәте, газаплары турындагы шигырьләрендә Зөлфәт сүзләрне җырлата белә. Бу хәл мәхәббәт хисләренең кайнарлыгын тоярга булыша. «Көзнең авырлыгы – алмада», «Сәер хәл», «Ай һаман дәү», «Җан», «Гел биектә килеш», «Безнең болыннар» һәм башка шигырьләрендә гашыйкҗан сөйгәнен дөньяга ханша итәргә әзер.

      …Кайчак СКАЧАТЬ